Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Татарстан Республикасы Студентлар язы - 2017" фестивале узачак

Казанда 1-3 майда "Татарстан Республикасы Студентлар язы - 2017" фестиваленең сайлап алу көннәре узачак. 5 майда 17:00 сәгатьтә Казан федераль университетының «УНИКС» концертлар залында республика фестиваленең гала-концерты булачак. Студентлар язы – талантлы студент яшьләрне барлау һәм аларга иҗади мөмкинлекләр булдыру мәйданы. Татарстанның белем бирү оешмаларында укыган 3000 студент, иҗади коллективлар, ансамбль һәм командалар Казан федераль университетының «УНИКС» концертлар залында үз иҗатларын күрсәтәчәк. 1-3 майда 10:00дән 16:00 сәгатькә кадәр «УНИКС» концертлар залында Студентлар язы фестиваленең сайлап алу көннәре узачак. 1 майда -«Хореография», 2 майда - «Музыка» һәм 3 майда - «Театр» һәм «Оригиналь жанр» буенча сайлау булачак. 5 майда 17:00 сәгатьтә Казан федераль университетының «УНИКС» концертлар залында Татарстан буенча иң яхшы иҗади чыгышларны берләштергән фестивальнең гала-концерты булачак. Фетивальнең сайлап алу көннәрендә, шулай ук гала-концерт көнне УНИКС каршында иҗади чыгышлар һәм ял итү мәйданы оештырылачак. Республика этабының җиңүчеләре «Россия студентлар язы» Россиякүләм фестивальдә катнашачак. Ул 2017 елның 15-20 май көннәрендә Тула һәм Мәскәү шәһәрләрендә узачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев