Татар матбугаты
Казанда "Татарстан һәм Идел-Урал буе халыкларының тарихы һәм мәдәнияте проблемалары" дип аталучы конференция үтә
Бүген Казан педагогика көллиятендә “Татарстан һәм Идел-Урал буе халыкларының тарихы һәм мәдәнияте проблемалары” дип аталган Х Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи һәм туган якны өйрәнү (халыкара катнашучылар белән) конференциясе үтә. Конференциянең максаты – галимнәрне һәм югары уку йорты студентларын татар халкының һәм башка Идел-Урал буе халыклары мәдәниятләренең тарихын өйрәнү омтылышында берләштерү, яшь буында милләтпәрвәрлек һәм әхлак тәрбияләү.
Конференцияне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Татарстан Фәннәр академиясендәге Татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге, Казан педагогика көллияте, шулай ук Татарстан Республикасының Туган якны өйрәнү җәмгыяте советы һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты карамагындагы Бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте, КФУның Психология һәм мәгариф институты, “Безнең мирас” журналы редакциясе һәм Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты каршындагы Социотабигый тарих проблемалары буенча фәнни киңәшмәсе ярдәмендә оештырыла.
Конференциянең 2016 ел темасы: “Татарстанның һәм Идел-Урал буе төбәгенең уку йортлары һәм фәнни үзәкләре тарихы”.
Фәнни форум ТАССР (1920-2020 еллар) оештырылуга 100 еллыкка әзерлек уңаеннан үтә. Шулай ук ул Казан педагогика көллиятенең 140 еллыгына һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтына 20 ел ел тулуга багышланган. Конференция Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елын һәм Россия Федерациясендә Кино елын да үз эченә ала.
“Монда күбрәк галимнәр, төбәк белгечләре, музей хезмәткәрләре, укучылар, җирле төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыела. Элегрәк академия фәнендә авылны өйрәнү фән түгел дип әйтәләр иде. Хәзер исә Татарстанның һәм татар дөньясындагы авыллар тарихы языла. Дәүләт тә, академия фәне дә авыллар тарихына игътибар итә башлады. Шул уңайдан бу конференция бик әһәмиятле”, - диде Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге җитәкчесе Альберт Борһанов.
Альберт Борһанов белгечлеге буенча археолог. Күп еллар Көнчыгышта Иран, Урта Азия, Әфгәнстанда эшләгән. Үзенең әйтүенчә, 1994 елдан башлап күбрәк Татарстан районнарында тикшеренү алып барган. Шул тема буенча кырыктан артык китап чыгарган. “Без кабер ташларын да, авыл тарихларын да өйрәнәбез. Аларның һәрберсе минем өчен кызык”, - диде Альберт Борһанов.
Конференция программасына чит төбәкләрдән Төрекмәнстан, Таҗикстан, Кырым, Башкортстан, Мәскәү, Магнитогорск, Иркутск, Пенза вәкилләре докладлары кертелгән. Татарстан Республикасының Чаллы, Азнакай, Бөгелмә, Менделеевск, Чистай, Әлки, Бөгелмә, Буа, Тәтеш, Тукай, Саба, Теләче районнарыннан һәм Казаннан галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, укучылар һәм аларның укытучылары, музей хезмәткәрләре катнашырга теләк белдергән. Конференциягә барлыгы 110 доклад тәкъдим ителгән. Алар бүген көн дәвамында пленар утырышта һәм алты секция утырышында каралачак.
Докладлар Татарстанның, татар халкының һәм башка Идел-Урал буе һәм Евразия халыкларның борынгы, урта гасыр, яңа һәм иң яңа тарих мәсьәләләренә багышланган.
Конференция Казан педагогика көллиятенең уку бинасында үтә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев