Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда татар телен өйрәнүгә, саклау һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән галим Фуат Ганиев сүзлеген тавышландырганнар

Казанда Фуат Ганиев сүзлеген тавышландырганнар. Галим арабыздан бер ел элек – 2016 елның 28 февралендә китте. Әмма аның эшен – сүзлекләр төзүне, әмма инде Интернет киңлекләрендә, Татарстан Балалар нәшрияты дәвам иткән. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзерге вакытта сүзлеккә 30 меңнән артык сүз кертелгән. Ул кулланучы өчен уңайлы һәм гади итеп эшләнгән. Әлеге проектның төп үзенчәлеге шунда, аны бер үк вакытта укырга да, ишетергә дә була.Сүзлекне хатын-кыз аваз һәм сүзләрне дөрес итеп әйтеп, төгәл һәм кимчелексез яңгырата. Интернет-сүзлектән һөнәре буенча кирәксенгән кешеләр дә, татар телен тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр дә кулланырлар, дип ышанып әйтә алам. Ә иң мөһиме – ул вакыт һәм урын белән чикләнмәгән. Түбәндәге сайтка дөньяның теләсә кайсы почмагыннан керергә була: www.ganiev.org. «Сөйли торган сүзлек төзү – безнең гаиләнең күркәм шәхескә мәхәббәте һәм Фуат Әшраф улы Ганиевкә карата зур хөрмәт билгесе. Фуат Әшраф улының бәяләп бетергесез фәнни мирасын татар телен интернет аша өйрәнергә теләүче һәркемгә җиткерү һәм аны җиңеләйтү, мавыктыргыч итү – безнең бурычыбыз», ди әлеге интеренет-проектны тормышка ашыру өстендә эшләүче, галимнең оныгы Азат Ганиев. Ф.Ә. Ганиев – күренекле төрки телләр белгече, үзенең фундаменталь хезмәтләре белән төрки дөньяга яхшы таныш. Ганиев – татар теле грамматикасы һәм сүз ясалышы буенча күп эзләнүләр үткәргән шәхес, “ТР халыклары телләре турында Татарстан республикасы законы” һәм “ТР халыклары телен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы” дигән ике зур проектның авторы. Ф.Ә. Ганиевнең 350 дән артык фәнни хезмәте, шул исәптән, 24 монографиясе бар. Ф.Ә. Ганиев – “Рус-татар сүзлеге”, “Татар-рус сүзлеге”, өч томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Төрек-татар сүзлеге”, “Татар-төрек сүзлеге” һәм башка күп кенә сүзлекләр авторы. Бу китапларның гомум тиражы – 600 мең данә. Галим “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” (1989) һәм “Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе” (1996); Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты (1994). Фән өлкәсендәге уңышлары өчен берничә мәртәбә дәүләт күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев