Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Тапкырлар һәм шаяннар клубының йомгак уены узачак

31 май көнне "Ак Барс" яшьләр үзәге концерт залында Тапкырлар һәм шаяннар клубының (КВН) “Татар лигасы” буенча йомгак уены узачак. Уен кысаларында барлык коллективларга дүрт бәйгедә катнашырга туры килә: команданы тәкъдим итү, разминка, видеоблог, йолдыз белән МДЗ. "Татар лига" уенының йомгак өлешенә үткән командалар: - "Татар team", КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты - "Казан Арты", Арча - "Әкәмәт", КДАУ, Казан - "ЭДМХИ", Әлмәт Билетларны ”Ак Барс" яшьләр үзәге кассасында һәм команда администраторларыннан сатып алып була. Билет бәясе 100 -200 сум.
Татар информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев