Татар матбугаты
Казанда шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән очрашу кичәсе узачак
1186
0
0
31 октябрь көнне шагыйрә, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Сәлахетдинова белән очрашу узачак. Әлеге кичә турында "Татар-информ" хәбәрчесенә шагыйрә үзе сөйләде.
"Очрашу уздырырга "Хатын-кызлар гимназиясе" проекты авторы Айгөл Биктимерова тәкъдим итте. Кичәнең оештыручысы булып нәкъ менә шушы гимназия тора. Очрашуга төрле яшьтәге хатын-кызлар килер дип көтәм, алар белән хатын-кызларның көче турында сөйләшәчәкбез. "Хатын-кызның көче" - узачак кичәнең төп темасы. Бу тема эчендә ихтыяр көче, Аллаһка ышану турында әңгәмә корачакбыз. Үземнең тормышымнан чыгып хатын-кызга тормышта үз урынын ничек табарга һәм, гомумән, ничек яшәргә икәнен аңлатырга тырышачакмын", - дип җиткерде Лилия Сәлахетдинова.
Очрашу 17:30да Казан шәһәренең Галиев мәчетендә узачак.
Миләүшә Гафурова, Татар информ
Фото: Солтан Исхаков
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев