Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Сабан туе үткән урыннарга җәмәгать транспорты маршрутлары хәрәкәте билгеле булды

15 июльдә Казанда Сабан туе бәйрәме урыннарына кадәр (Идел буе районыдагы Каенлыкка һәм "Казан" халыкара ат спорты комплексына) шәһәр транспортының махсус маршруты оештырыла. Гомумән алганда, кунаклар һәм шәһәр халкын Сабан туе бәйрәме булачак урыннарга 65 автобус йөртәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе. Шул рәвешле “Җиңү проспекты” метро станциясе” тукталышыннан бәйрәм узган урыннарга өстәмә 15 автобус йөриячәк. Алар түбәндәге схема буенча хәрәкәт итә: Оренбург тракты ур.– Каенлык (Березовая роща). Моннан тыш, шушы ук тукталыштан 8 автобус түбәндәге пассажир маршруты буенча алып барачак: “Җиңү пр.” метро станциясе” тукталышы - А. Камалиев пр.–"Казан" халыкара ат спорты комплексы– П. Лумумба ур. –. Н.Ершов ур. – П. Лумумба ур. – Гвардейская ур. – Р. Зорге ур. – “Җиңү пр.” метро станциясе”. "Филармония концерт залы” тукталышыннан әлеге маршрут буенча 10 автобус җибәрәчәкләр: Павлюхин ур. - Оренбург тракты – "Каенлык". Тагын 10 автобус “Глазунов” тукталышыннан бу схема буенча барачак: Тульская ур. – Фермское шоссе – Оренбург тракты – "Каенлык". Моннан тыш, "39 квартал" автобус тукталышыннан 5 автобус әлеге маршрут буенча барачак: М. Чуйков ур. – Адоратский ур. – 3нче транспорт дамбасы –Академик Арбузов ур. –2нче Азино ур.– Җиңү пр. – Оренбург тракты ур. – "Каенлык". "10 микрорайон" тукталышыннан 25 автобус бу пунктлар аша үтәчәк: Ю. Фучик ур. – Р. Зорге ур. –Җиңү пр. – Оренбург тракты ур.– "Каенлык". 3нче номерлы троллейбус ( “Академик Глушко, 15 – Елга порты") һәм 83нче номерлы автобус ("КАИ –Җиңү пр.”) маршрутларының эше 2017 елның җәйге чоры эш көне графигы буенча оештырылачак. Махсус транспорт Сабан туен үткәрү урыннарына 8.00 дән бәйрәм чаралары тулысынча тәмамланганчы йөриячәк. Халыкны ташу шәһәр эчендәге тариф буенча башкарыла. Аерым категория гражданнарга ташламалы йөрү каралган, дип хәбәр иттеләр Казанның Транспорт буенча комитетында. Казан Идел буе районның Каенлык урманындагы Сабан туе үткән мәйданга кунаклар шәһәр яны поездларында да барып җитә алачак. Расписание нигезендә, "Казан" станциясеннән "Каенлык" станциясенә кадәр китү түбәндге вакытларда каралган: 00:01, 08.00, 09:40, 12:25, 14:45, 18:05, 19:47, 21.40. Бару 11 минут тәшкил итә. “Каенлык” станциясеннән “Казан” станциясенә кадәр поезд бу вакытта кузгала : 06:51, 09:06, 11:46, 13:36, 17:31, 19:09, 20:57, 22:51. Юлда булу вакыты – 16 минут, дип хәбәр итә “ Содружество" акционерлык җәмгыяте. Билет бәясе-22 сум. Маршрутта 8 пар шәһәр яны электр поездлары йөри. Барышлый электричкалар әлеге станцияләрдә тукталыш ясый: "Казан", "Вахитово", "Каенлык", "Комбинат", "Юбилейная", "Столбище", "Аэропорт".

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев