Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Россия көнен бәйрәм итүнең төп урыны тәгаенләнгән

12 июнь – Россия көне уңаеннан, Казанда берничә бәйрәм чарасы узачак. Аларны уздыру өчен төп мәйданчык итеп М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы билгеләнгән. Сәгать 10 нан 14 кә кадәр Татарстан башкаласының иҗат коллективлары катнашында концерт узачак, шулай ук спорт ярышлары үткәрелә. Россиянең заманча тарихы белгечләре “Что? Где? Когда?” интеллектуаль уенында катнаша алачак. Шулай ук паркта “Литературный дворик” эшләячәк. Сәгать 11 дә студент хезмәт отрядларын эш объектларына тантаналы төстә озату булачак, ә 11 сәгать 30 минутта Россиянең 14 яшьлек гражданнарына паспортлар тапшырылачак. 12 дән биредә “Без бердәм” интерактив баннеры куелачак, анда теләге булган һәркем Россия картасына рәсем төшерә алачак. Бәйрәм чаралары, шулай ук, балалар лагерьларында, яшүсмерләр клубларында һәм шәһәр китапханәләрендә узачак. Россия көне уңаеннан тантаналар башка көннәрдә дә узачак. 10 нчы июньдә шәһәр парклары һәм скверларында концертлар, Казан вузларында патриотик чаралар узачак. 11 нче июньдә 11 сәгатьтә Глубокое күлендә сулыкны чистарту буенча экологик акция узачак, ә 16 сәгатьтә “Московский” үзәгендә хор ансамбле концерты оештырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев