Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Oscar & с7с5 төркеменең акустик концерты узачак

25 декабрь Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан уздырылучы JADIDFEST фестивалендә Oscar & с7с5 төркеменең акустик концертын тамаша кылып булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә. Oscar & с7с5 төркеменең акустик концерты “Смена” яңа мәдәният үзәгенең икенче катында 15:00-16:00 сәгатьләрдә булачак. “Oscar & с7с5 төркеме гитара һәм перкуссия яңгыратылган акустик концертында язын тәүге альбомын тәкъдим иткән, бөтен Татарстанны йөреп чыккан һәм Камал театрын яулаган музыкантлардан яңа һәм иске җырлар булачак”, - ди оештыручылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев