Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Миллият сүзлеге"нең беренче томы нәшер ителүгә багышланган матбугат конференциясе узачак

Иртәгә, 12 гыйнварда, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Татар китап нәшриятында Адлер Тимергалин хезмәте булган “Миллият сүзлеге”нең беренче томы басылуга багышланачак. Матбугат конференциясендә Татар китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин; Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев; Татар китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясе җитәкчесе Газинур Моратов; рәссам, Адлер Тимергалинның кызы Алсу Тимергалина; тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин; Татарстанның халык язучылары Рабит Батулла һәм Марсель Галиев катнашуы көтелә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Матбугат конференциясе татар телендә барачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев