Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Милли тормыш һәм дин" VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланды (ФОТО/ВИДЕО)

18 май иртәсе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре  форумы делегатлары агыла башлады. Өйлә намазыннан соң имамнарга Казанның 1000 еллыгы музее белән танышу тәкъдим ителде. Көндезге икедә секция утырышлары эшен башлап җибәрде. “Казан” милли мәдәният үзәгендә — “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге”, ТР Фәннәр академиясендә — “Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге”, ТР Мәдәният министрлыгында — “Мәчет һәм татар гаиләсе”,  Россия Ислам институтында  “Ислам дине һәм күпкырлы матбугат” исемле секция утырышлары үтте. Кич белән делегатларны Камал театрында каршы алдылар. Биредә И.Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле күрсәтелде. Хәбәр ителгәнчә, быелгы форумга барлыгы 1050 делегат чакырулы. Делегатлар Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 регионыннан катнашачак. https://www.youtube.com/watch?v=jglI5A6Yktg [gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="27090,27091,27092,27093,27094,27095,27096,27097,27098,27099"]
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев