Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Мәдәниятләр кушылуы" XVIII фестиваль-бәйгесе узачак

30 апрельдә һәм 1 майда Казанда балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Мәдәниятләр кушылуы” XVIII фестиваль-бәйгесе “Талантлар салюты” халыкара проекты кысаларында уза. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә. XVIII фестиваль-бәйгесендә Россиянең 16 шәһәреннән солистлар һәм иҗат коллективлары катнаша. Программада инструменталь һәм вокаль жанрда ялгыз һәм коллектив чыгышлар, халык ансамбльләре чыгышлары, заманча, эстрада һәм классик биюләр, нәфис сүз булачак. Шулай ук биредә сәнгать эшләреннән әзерләнгән күргәзмә белән танышып булачак. Фестиваль-бәйгенең жюри составында Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары, педагоглар, танылган музыкантлар һәм хореографлар кергән. “Музыка” юнәлешендәге чыгышлар “Яшьлек” мәдәният сараенда узачак. Биредә фестиваль ачылышы, гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы да булачак. “Хореография һәм театр” юнәлеше чыгышларын “Әкият” Балалар үзәгендә карап булачак. Фестивальне “Талантлар салюты” (Санкт-Петербург) иҗат берләшмәсе оештыра. Компания балалар һәм яшүсмерләр иҗатына багышланган зур чаралар оештыру белән 2008 елдан шөгыльләнеп килә.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев