Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Җиңү музыкасы паркларда һәм скверларда" дип исемләнгән фестиваль узачак

6 майда Татарстан башкаласының Кремль яр буенда "Җиңү музыкасы паркларда һәм скверларда" фестивале булачак. Бер мәйданда республиканың барлык тынлы оркестры җыелачак. Казан консерваториясендә хәбәр итүләренчә, фестиваль "Тарихи хәтер" федераль проекты кысаларында уза. Мондый фестивальне булдыру уе Казан консерваториясе студентларында туа. Проект авторы – консерваторияне тәмамлаучы Мария Ватагина. Әлеге яшьләр инициативасын ТР Мәдәният министрлыгы, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләре, Казан дәүләт консерваториясенең ректораты, Кремль яр буе администрациясе һәм “Тынлы җәмгыять” ассоциациясе хуплый. Фестивальдә Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Шәмәрдән, Кукмара, Мөслим оркестлары чыгыш ясаячак. Шулай ук башкала коллективлары да катнашыр дип көтелә: Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең, И. В. Әүхәдеев исемендәге Казан музыка көллиятенең тынлы оркестрлары һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада-джаз оркестры. Моннан тыш, концертта солистлар, хореографик һәм вокаль коллективлары булачак. Масштаблы фестивальнең катнашучылары арасында Казан сәнгать училищесы студентлары да көтелә. Алар көн дәвамында тематик картиналар ясаячак. Танылган җырлар һәм көйләрне тыңлап, сугыш арты бәйрәм атмосферасына чуму өчен барлык теләүчеләрне дә чакыралар. Чара 11.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев