Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда ислам мәдәнияте шедеврлары белән танышырга мөмкин

6 сентябрьдә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда 10.00 сәгатьтә “Мөхәммәт сүзе, ислам мәдәниятендә” дигән күргәзмә ачыла. Күргәзмәгә куелачак экспонатлар «АртКлуб» («Art Club B.V») оешмасының шәхси коллекционерлар тупланмасыннан алынган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева хәбәр итте.
“Бу сирәк коллекция Россиядә беренче тапкыр тәкъдим ителә, – ди Нурия Гәрәева. – Ислам сәнгатенең үзенчәлекле экспонатлары Россия, Англия, Германия, Нидерланд илләренең шәхси коллекционерлар тупланмаларыннан алынды. Араларында XIII-XIX гасырга караганнары да бар. Музей кунаклары 6 сентябрьдән – 10 ноябрьгә кадәр ислам мәдәнияте шедеврлары белән таныша алачак”.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев