Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда хатын-кызлар бушлай тикшерү уза ала

Казанда 45 яшьтән 60 яшькәчә хатын-кызлар өчен бушлай «Сәламәтлек мәктәбе» узачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сәламәтлек, климакс чоры һәм яшәү сыйфаты турында лекцияләр тыңларга, шулай ук атеросклероз һәм шикәр авыруына бушлай экспресс-тикшерү уза ала. Лекцияләрне проект җитәкчесе – Акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры җитәкчесе Мәдинә Мәҗитова укыячак. Чара 22 сентябрьдә 9-12 сәгатьләрдә «Ривьера»да узачак. Бу чарада катнашу өчен www.myginek.ru һәм www.womendoctor.online сайтларында, 8 (800) 707-28-11 телефоны, шулай ук wdo@rbpartners.ru. электрон почта аша язылырга мөмкин.
Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев