Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Халыкара авыл яшьләре форумы оештырылачак

11 - 14 май көннәрендә Казанда Халыкара авыл яшьләре форумы үтәчәк. Чараны Россиянең Авыл яшьләре берлеге һәм Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Министрлыкта белдергәнчә, чара авыл яшьләренә ярдәм итү буенча тәҗрибә алмашу һәм яңа элемтәләр урнаштыруга юнәлгән. Форум кысаларында тренинг, мастер-класслар, авыл яшьләре белән эшләү механизмы һәм яшьләр сәясәте буенча дискуссия мәйданчыклары оештырылачак. Чарада катнашучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендәге үзенчәлекләрне, авыл туризмын үстерү тәҗрибәсе, социаль мөһим проектларны ясау осталыгы, конструктив сөйләшүләр алып бару турында беләчәк. Моннан тыш Алабуга муниципаль районы авылларына, сөт һәм ит җитештерүче фермер хуҗалыкларына сәяхәт оештырылачак. Форумда 18 - 35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Моның өчен 30 апрельгә кадәр ais.fadm.gov.ru сайтында электрон гаризаны тутырырга кирәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев