Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган "Дулкыннар" бәйгесе узачак

“Дулкыннар” бәйгесе - татар халкының танылган шәхесләрен өйрәнүнең үзенчәлекле бер юлы. “Без республика балалары белән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Хәсән Туфан, Клара Булатова кебек татарның асыл шәхесләрен өйрәндек”, - диде “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина. Бәйгенең быелгысы халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә сүз булды. Матбугат конференциясендә "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин һәм узган еллардагы "Дулкыннар" лауреатларының берсе Айзилә Батырханова катнашты. Оештыручылар конкурсның елдан-ел үсеш ала баруын билгеләп уздылар. Быел катнашучылардан  гаризалар саны 1134 кә җиткән. Иң күп катнашучылар – нәфис сүз номинациясендә – алар 500дән артык. “Быел безнең бәйгегә балалар бакчаларына йөрүчеләр дә катнаша, - диде Ләйсән Сафина. – Моңарчы алар белән эшләгәнебез булмады, бу үзебез өчен дә яңалык. Алар рәсем номинациясендә дә, нәфис сүздә дә бар”. “Дулкыннар” дүрт номинация буенча үткәрелә – вокал, нәфис сүз, оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр, рәсем. Яшь буенча катнашучылар дүрт төркемгә бүленә: кече төркем – 6-9 яшьлекләр, урта яшьтәгеләр төркеме – 10-12 яшь, өлкән төркем – 13-16 яшь, яшьләр төркеме – 16 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр. Бәйгенең республика туры 15 март көнне үтә. Ә 17 мартта Татарстан Халыклар дуслыгы йортында – гала-концерт. Ул 15.00 сәгатьтә башлана. Лауреатларга килгәндә, рәсем номинациясе буенча алар билгеле. Балаларның рәсемнәрен Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, аның урынбасары Альберт Шиабиев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам Фиринат Халиков бәяләгән. Фойеда, гала-концерт алдыннан, катнашучыларның эшләреннән торган рәсем күргәзмәсе оештырылачак. Ә өч номинация җиңүчеләре гала-концертта билгеле булачак. “Катнашучылар соравы буенча жюрига Разил Вәлиевнең үзен дә керттек, ул ризалык бирде”, - диде Ләйсән Сафина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев