Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда гает намазы иртәнге сәгать 5тә укылачак

1 сентябрь, Корбан бәйрәме көнне Казанда гает намазы иртәнге 5 сәгатьтә укылачак. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. Кичә Татарстан Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов журналистларга 1 сентябрь көнне узачак Корбан гаеты турында сөйләделәр. “Бәйрәм көнне җәмәгать транспорты иртәнге 4тә йөри башлый, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Казан мәчетләрендә вәгазь бишенче яртыда, ә бәйрәм намазы 5тә башлана. Бәйрәмнең төп чаралары Галиев мәчетендә оештырылачак”. Шулай ук, мөфти журналистларга иң саваплы корбан сарыгын сайларга да өйрәтте. “Корбанлык матур мөгезле, яхшы йонлы, симез булырга тиеш. Сарык сатып алганда сатулашырга ярамый, үзегезгә ошамаганын алмыйча гына китегез, икенчесен сайлагыз”, - диде мөфти. Исегезгә төшереп узабыз, Татарстанның баш казые нисаб күләме 20 мең сум итеп билгеләде. Корбан гаете көнне кешенең 20 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга тиеш була. Корбан чалу йоласы өч көн дәвам итә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев