Татар матбугаты
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында Җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалова истәлегенә концерт куелачак
Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бу концертта Әлфия Авзалова репертуарыннан җырларны яшь җырчылар башкарачак. “Без Әлфия Авзалованың репертуарын эстрадага кайтарырга телибез”, - дип белдерде Эльвира Камалова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Ул 2018 ел дәвамында Әлфия Авзалова исеме белән бәйле чараларның күпләп үткәреләчәген әйтте. 2018 ел башында филармониядә Әлфия Авзалова истәлегенә концерт узганын искәртте. “Хәзер аның кызы һәм Әлфия Авзалова истәлеге фонды Мәскәүдә зур фестиваль әзерлиләр. Мәскәүдә август аенда Асадуллаев йортында, Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында, “Сагыну” чарасы узачак. Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге вокалистлар фестивале үткәрелә. 2018 елда без Әлфия Авзалова белән бәйле рәвештә тыгыз эш алып барырга җыенабыз”, - диде Эльвира Камалова.
- Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр була. Казанда турнирның алты матчы узачак: Kazan-Arena стадионында Франция — Австралия, Испания — Иран, Польша — Колумбия һәм Германия — Южная Корея төркем этабы матчлары була. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бер матчы һәм бер чирек финал матчы була.
Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ
Фото: Султан Исхаков
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев