Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Дөнья энҗесе - 2017" бәйгесенең финалы узачак (катнашучыларның ФОТОЛАРЫ)

26 майда Казан “Пирамида”сында  студентларның “Дөнья энҗесе -2017” VIII Халыкара матурлык һәм талант ачык бәйгесенең финалы үтәчәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. Төрле илләрдән, алар арасында Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Һиндстан, Төрекмәнстан, Вьетнам, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Бенин, Камерун, Дагыстан, Польша һәм Россиядән (Татарстан) 14 вәкил финал этабында жюрины һәм тамашачыларны иҗади чыгышлары, интеллектуаль бәйгедә - рус телен белүләре һәм үз өлкәләренең милли киемнәре белән сокландырачак. Әлеге чарада дөньяның 30 иленнән меңнән артык кеше – Россия һәм чит ил студентлары, мәртәбәле кунаклар һәм мәдәният, мода өлкәсендә экспертлар, яшьләр, бизнес җәмгыятьләре, иҗат әһелләре һәм башка өлкә вәкилләре катнашуы көтелә. Катнашучылар өчен алдан тавыш бирү чара партнерларының “Woman’s Day” сайтында бара. Кызыксынучылар хәзер үк сайтта һәр катнашучы белән таныша һәм үз тавышын бирә ала. [gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="27399,27398,27397,27396,27394,27393,27392,27391,27390,27389,27388,27387,27386,27385"]
Татар информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев