Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Дизайн-маркет мәйданчыгы эшләячәк

25 декабрь көнне Казанда 12:00-18:00  сәгатьләрдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәргән "JADIDFEST" фестивалендә Дизайн-маркет мәйданчыгы да эшләячәк. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге хәбәр итә. Оештыручылар әйтүенчә, Дизайн-маркетта Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән татар милли компонентлы әйберләр сатып алып булачак: сәнгатьчә эшләнгән бүләкләр, кул эшләре, бизәнү-ясану әйберләре, стилизацияләнгән татар киеме, балалар әдәбияты, милли аяк киемнәре, интерьер бизәкләре һ.б. Шулай ук казанлыларга фестиваль өчен махсус әзерләнгән тәбрикләмәләр дә тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев