Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда башкорт һәм татар җырларының "Идел" халыкара фестиваль-бәйгесе гала-концерты узачак

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  башкорт һәм татар җырларының "Идел" халыкара фестиваль-конкурс лауреатлары гала-концерты узачак. 29 апрельдә Казан тамашачысы өчен 2016 елда лауреат булган Башкортостан һәм Татарстан җырчылары, шулай ук танылган кунаклар – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина һәм Айгөл Сагынбаева чыгыш ясаячак. Аларга 2014 ел лауреатлары - Нурзия Сабитова һәм Ирҗан, 2015 ел лауреаты Рафис Сирусин кушылачак. Җырчылар арасында Кытайда туып үскән ике лауреат та бар. Концертта Ковент Гарден Англия корольлегенең опера театры составына кабул ителгән Айгөл Әхмәтшина да катнашачак. "Идел" фестивале алтынчы ел рәттән Уфада уза. Бәйгедә халык, эстрада яки академик җырларны татар яки башкорт телендә башкаручы яшь профессиональ артистлар катнаша. Узган ел Казанда беренче тапкыр фестиваль җиңүчеләренең гала-концерты үтте. Әлеге бәйге Башкортостан, Татарстан республикларының Мәдәният министрлыклары, Башкортостан матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Уфа администрациясе ярдәмендә оештырыла. Фестивальнең төп максаты - профессиональ сәнгатьне һәм ике тугандаш халыкның мәдәни хезмәттәшлеген үстерү. Бәйгедә Россия төбәкләреннән генә түгел, ә башка илләрдән дә катнашырга теләк белдерүчеләр ел саен арта бара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев