Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды

19 майда Казанның "Сəлəтле балаларны иҗади үстерү һəм гуманитар белем бирү" үзəге II республикакүлəм "А.С.Пушкин һəм Г.Тукай йолдызлыгында" дип исемлəнгəн балалар иҗади конкурсы уздырды. Чарада "Татар-информ" хəбəрчесе дə катнашты.
  • Конкурсның максаты – талантлы балаларны барлау, шәхеснең дөньяви күзаллавын, милли үзаңын, патриотизм хисен, татар теленә һәм әдәбиятына, туган якның мәдәни кыйммәтләренә, А.С.Пушкин һəм Г.Тукай иҗатына мəхəббəт һәм хөрмәт уяту.
Конкурсның беренче этаплары яз аеның башында узган булса, әлеге йомгаклау этабында катнашучылар инде тәҗрибәле жюри каршында көчлəрен сынады. Алар А.С.Пушкин һəм Г.Тукай әсәрләреннән əкият яки спектакльдəн өзеклəрне сәхнәләштереп күрсəтте, шигырьлəр, поэмалар сөйлəде. Нəфис сүз номинациясенең гран-при иясе дип Алинə Галимуллина, Милана Галиева танылды. Г.Тукай һəм А.С.Пушкин иҗаты номинациясендə гран-прига Камил Тимергалиев, Марат Иблəминов, Гүзəл Миңнебаева һəм Ислам Хəйруллин ия булдылар. Сəнгатьле уку номинациясендə Алекс Петров җиңде.Театраль мəктəп коллективлары коминациясендə гран-при дəрəҗəсенə Кукмара районының Əхтəм авылының "Əкият" коллективы һəм Казан шəһəренең 16 гимназиясенең "Нур" коллективы лаек булды. Катнашучы балаларның чыгышларын Казан шәһәренең югары уку йортларыннан, Татарстан Фәннәр академиясеннән килгән белгечләр, ТРның атказанган артистлары, театр әһелләре бәяләде. Жюри әгъзалары буларак конкурска Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының проректоры педагогика фәннәре кандидаты Л.Ф. Салихова, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре филология фәннәре докторы И.Г. Закирова, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, “А.С. Пушкин һəм дөнья мəдəнияте” халыкара конференциясе оештыру комитетының әгъзасы Ə.Бушуева һ.б. булды. Белгечләр фикеренчә, барлык катнашучылар да зур әзерлек белән килгəн. Аудиториялəрдə А.С.Пушкин һəм Г.Тукай əсəрлəре яңгырады һəм аларга багышланган төрле эшлəр укылды, хəтта кайбер катнашучылар образларга кереп, шагыйрьлəрнең үзлəре булып та "сөйлəште". Казан шəһəренең "Сəлəтле балаларны иҗади үстерү һəм гуманитар белем бирү үзəге” директоры Асия Рəхмəтуллина кунакларга Г.Тукай һәм А.С.Пушкинның бөеклеге аларның рухи байлыгында чагылуын ассызыклады. "Рус һәм татар халкының әдәбиятын, мәдәниятен популярлаштыру, балаларга әхлакый һәм рухи яктан дөрес тәрбия бирү - ул безнең  бурычыбыз. Шуңа күрә әлеге чарада Г.Тукайның  һәм  А.С.Пушкинның  әсәрләре  бүген ике телдә яңгыраячак“, - диде ул. А.С.Пушкин клубы директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Əлфинур Бушуева сүзлəренчə, конкурсның нəтиҗəлəре быел да бик югары. "Бу конкурска А.С.Пушкин һəм Г.Тукай иҗатын яратучылар җыела. Чыгышлардан канəгать калдым, бик зур эш башкарылган. Форсаттан файдаланып, бу бәйгене оештыручы  Казан шəһəренең "Сəлəтле балаларны иҗади үстерү һəм гуманитар белем бирү" үзəге директоры Асия Рəхмəтуллинаны җинүче балалар белән  Санкт-Петербургта октябрь аенда РФ Президенты грантына үтəчəк "А.С.Пушкин һəм дөнья мəдəнияте" дип исемлəнгəн конференциядә катнашырга чакырып каласым килə", - диде ул. Əлфинур Бушуева махсус бүлəк белəн 11 сыйныф укучысы Бикметова Миленаны бүлəклəде. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Альбина Ногманова жюри составында беренче тапкыр катнашкан. "Жюри əгъзасы буларак беренче тапкыр утыруым. Бу миңа зур тəҗрибə булды. Балаларның мондый сыйфатлы иҗади чыгышларын күрүемə шулкадəр шатмын!", - диде ул. Татарстанның Кәрим Тинчурин исемендәге  драма һәм комедия театрының атказанган артисты Алмаз Фəтхуллин җиңүчене билгелəргə авыр булуын искəртте. "Ике якка бүленеп, бераз бəхəслəшеп тə алдык. Театрның яшəячəгенə һəм бу балаларның яңа артистлар була алачагына мин чыннан торып инандым. Алар арасында сәләмәтлекләре чикле булган балалар да башкалар белән беррәттән катнашты. Кайбер укучылар чыгышларында рольлəренə шундый итеп кереп китəлəр, вакыйганы үзлəре аша кичерəлəр, бик сокланырлык булды. Əйтəлəр бит, "балалар - иң чиста күңелле кешелəр" дип, алар ничек сизəлəр, шулай башкаралар һəм ул дөрес булып чыга, минемчə", - диде ул. Жюри әгьзалары, әти-әниләр Асия Рəхмəтуллинага бай эчтәлекле тәрбияви чара оештырганы өчен рәхмәт әйтте. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Əлеге конкурс безнең тарихыбызда әһәмиятле чара буларак истə калачак. Балаларга, ата-аналарга, жюри əгъзаларына, килгән кунакларга чиксез рəхмəтемне əйтəсем килə. Бары тик бергәлəп кенə без яшь буынга эстетик тәрбия һәм тирән белем бирә алабыз. А.С.Пушкин һəм Г.Тукай безнең  күңелләребездә мәңге яшәр," - дип йомгаклады сүзен Асия Рəхмəтуллина.
Татар-информ
Автор: Зилə Мөбəрəкшина
Фото: Зилә Мөбәракшина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев