Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Антуан де Сент-Экзюпериның "Кечкенә принц" спектакле татар телендә тәкъдим ителәчәк

7 декабрьдә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Нур” балалар театр-студиясе “Кечкенә принц” спектаклен күрсәтәчәк. Антуан де Сент-Экзюпериның танылган әсәре рус телле балаларга татар телендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Актерлар йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачылар – Казан мәктәпләрендә 1-4 сыйныфларда белем алучы укучылар. Балалар рус телле яшьтәшләренә спектакльне татар телендә уйнап күрсәтүе – аларга татар телен өйрәнергә ярдәм итү максатын тота. Шуңа күрә тамашаны Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә карап бәяләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев