Татар матбугаты
Казан шәһәрендә гомер итүче әти-әниләр балаларына нинди исемнәр сайлый?
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 498 сабый теркәлде: 260 малай һәм 238 кыз. Иң кечкенә бала – 1130, ә иң зуры – 4750 грамм. Иң яшь анага – 17, ә иң өлкән анага 42 яшь, дип хәбәр итәләр ЗАГС идарәсеннән.
Бу атнада иң популяр исемнәр – Ясминә, Диана, Полина, Александр, Кәрим, Тимофей, ә иң сирәк исемнәр – Анисия, Эрнест, Франческа, Лидия, Эйя, Сельвия, Агата, Дияр, Маркус, Лина.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 167 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 яшь, иң олы кияүгә – 81, каләшкә – 60 яшь булган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев