Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан шәһәре казые Коръәнне яттан өйрәнүнең яңа методикасын уйлап тапкан

Казан шәһәре казые, Россия Ислам институты укытучысы Габдулла хәзрәт Әдһәмов Коръән-хафиз булуның, ягъни Коръәнне яттан өйрәнүнең яңа методикасын барлыкка китергән. Бу хакта ул Россия ислам институтында оештырылган түгәрәк өстәл барышында хәбәр итте.

“Башка дәүләтләрдә инженер, табиб Коръән хафизлар бар”

“Без укыган чорда, вакыты булганнар тулысынча укуга бирелә иде, ә кемдер эшли иде. Мәсәлән, мин икенче курста укыта башладым. Шулай булгач, мәдрәсәдә куелган программадан артыгын өйрәнә алмый идек. Бу 90 елларда, мәгърифәт системасы әле урнаша башлаган гына иде һәм без беренче эксперименталь кешеләр идек. Шул сәбәпле, мәдрәсәне тәмалаганда ике ярым джуз гына белә идек.Әмма Коръәнне өйрәнергә теләк һәрвакыт бар иде. Гаиләле, эшле кеше Коръән хафиз була аламы? Әгәр башка ислам дәүләтләренең тәҗрибәләрен карасак, аларда инженерлар, табиблар Коръән хафизлар бар”, – дип аңлатты Габдулла хәзрәт бу методикага алыну сәбәбен.

“Методиканың нигезендә мотивация”

“Безнең шартларга җайлы булган методика кирәк иде. Эзләү нәтиҗәсендә киләсе методика төзелде. Бу методиканың нигезендә мотивация тора. Мотивация – хафизның дәрәҗәсе, Коръән укучының дәрәҗәсе, Коръән укырга авыр булган кешеләргә икеләтә савап алачагы турында аятьләр һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (СаллаЛлаһу алейхи вәссаләм) хәдисләреннән башлана. Кемнең чыннан да Коръән өйрәнергә теләге бар, алар шушы аятьләр һәм хәдисләр белән танышырга тиеш. Бу мотивациянең башы. Бирелгән аятьләр һәм хәдисләр белән танышкач, иң хәлиткеч вакыт башлана. Бу эш сезгә кирәкме яисә юкмы икәнлеген хәл итәргә кирәк. Бу мәсьәләне хәл иткәч, процессның бер көнлек түгел икәнлеген аңларга кирәк. Бу процесс даимилек һәм тырышлык таләп итә”.

“Хәтердә калдырыр өчен, билгеле вакыты узгач, кабатларга кирәк”

“Кешегә ничек өйрәнергә җиңелрәк икәнлеген эзләгәндә мин бик кызык методика таптым. Ул Коръәнгә генә түгел, хәтер белән эшләүгә дә кагыла. Аның авторы академик Андреев. Аның хәтердә калдыру системасы билгеле вакыт узгач кабатлауга нигезләнгән. Бу совет чорларында башкарылган хезмәт. Материалны өйрәнгәндә ниндидер бер өлешен сайларга кирәк. Ул өлеш өйрәнелә һәм өйрәнүче кеше аны 20 минутка тулысынча калдырып торырга тиеш. 20 минуттан соң беренче тапкыр кабатлау, 8 сәгатьтән соң икенче, 4 сәгатьтән өченче кабатлау ясарга кирәк. Тәүлек дәвамында мәгълүмат хәтердә кала. Алга таба мәгълүматны кабатларга кирәк. Максималь оныту беренче 20 минут дәвамында була. Шуңа күрә 20 минуттан соң кабатларга кирәк. Киләсе 8 сәгать дәвамында шулай ук оныту процессы бара. 8 сәгатьтән кабатлау кирәк. Бер тәүлектән соң шулай ук яңадан кабатларга кирәк. Алда аны көн аша кабатларга кирәк. Бу методиканың бөтен гыйльми әһәмияте шул. Тизрәк истә калсын өчен, өйрәнәчәк битне алдан укып чыгарга кирәк. Ул вакытта өйрәнү җиңеләя”.

“Күбесе өйрәнүне аять саны белән билгеләп, хата ясыйлар”

“Эш белән мәшгуль булган кеше ничек үзенең маскатына якынайта ала дигән сорауга җавап биргәндә, өйрәнүнең минималь күләмен билгеләргә кирәк. Кеше Коръән өйрәнүгә бер көнгә 30 минут вакытын бирергә тиеш. Шуның өчен кеше 20 минут эчендә өйрәнә ала торган күләмне билгеләргә кирәк. Күпләр хата ясый. Өйрәнүне аять саннары белән билгелиләр. Чынбарлыкта юллар санына карарга кирәк. Баш сүз булмаган очракта, бер биттә 15 юл. Берничә көн дәвамында минималь санны ачыклагач, график төзергә, һәм бүленмичә шул график буенча өйрәнергә кирәк. Өйрәнгән онытыла, шуңа күрә кабатлауга игътибар итәргә кирәк. Әлбәттә, кем эш белән мәшгуль, үзенә азрак күләм ала, кем үзен тулысынча Коръән өйрәнүгә багышлаган, аның күбрәк өйрәнергә мөмкинлеге бар”.

“Методика яшәргә хаклыгын раслады”

“Методика әзер булгач, аны үзем тикшереп карадым. Россия ислам институты укытучысы Исмаил Наширбанов һәм аның хатыны кулландылар. Күптән түгел Ханты-Мансийск автоном округында булдым. Анда безнең читтән торып укучы студентлар яши. Сессия вакытында алар миннән ул китапны сораган иделәр. Мине аэропорттан каршы алганда иң беренче “Мин сезнең китапны алдым. Кулландым, чыннан да эшли”, – диде. Габдерәшит хәзрәт тә методиканы студентларга тәкъдим итте, алар да кулландылар. Методиканың универсаль икәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Аны башка методикалар белән берлектә кулланырга мөмкин”.    
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев