Татар матбугаты
"Казан" милли-мәдәни үзәгендә Иран Республикасы каллиграфы Абдулла Мохаддасиның күргәзмәсе ачыла
20 гыйнварда "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Иран Республикасы каллиграфы Абдулла Мохаддасиның күргәзмәсе ачыла. Каллиграфия остасы белән Татарстан Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Сүз каллиграфия сәнгатенең бүгенге торышы турында барды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Иран остасы каллиграфиядә үзенең стилен булдыруы хакында әйтте, эшләрен күрсәтте, мөфтинең фикере белән кызыксынды. Камил хәзрәт Абдулла Мохаддасиның хезмәтен югары бәяләде. Шул нисбәттән, соңгы вакытта каллиграфия сәнгатенең шактый популярлашуын, тик шул ук вакытта мөселманнар арасында Коръән укый белмәгән, гарәп харефләренең язылыш үзенчәлекләрен өйрәнмәгән кешеләрнең күбәюен дә искәртте.
"Минемчә, каллиграфия сәнгате белән әзерлексез шөгыльләнергә ярамый. Күп кенә хезмәтләргә карау белән авторның исламнан ерак булуын аңлыйсын. Иранда каллиграфия традициясе нык үскән, таралган һәм хәзер сезнең авторлар яңа этапка күчкән. Кызганыч, бездә совет заманындагы динсезлек иҗатчыларыбызга зур йогынты ясаганлыгы сизелә", – диде мөфти.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев