- Пенсиядә өйдә утырып булмый, җырлыйсы, биисе, кызыклы шөгыль белән мәшгуль буласы килә, – ди ул. – Совет районы менә бу ханымны конкурска тәкъдим итте. Ул акыллы, чибәр булудан тыш, укытучы, кул эшләренә оста, челтәрләп бәйләү белән “җенләнгән”. Шуның өстенә халык җырларын җыючы да ул, Державин турында китап та чыгарды. Безнең арада иң атаклы ветераныбыз. Үз вакытында ул башкаланың алтын “теща”сы булып та танылды. Альбина Обрезкованың 52 ел педагог стажы бар. Киләсе елга 75 яшь тула. Аның өчен җан атарга ире дә килгән. – Соңгы 12 елда Мәдәният институтының декоратив гамәли сәнгать бүлегендә укыттым. 140тан артык укучы әзерләп чыгардым. Аларның барысы да оста булгандыр дип уйламыйм. Әмма алар кулы белгән бу эшне онытмаслар, – ди Совет районы вәкиле. Әлеге бәйгене үткәрү идеясе оештыручыларда кинәт туа. Министрлар кабинеты “Улыбка мудрости” дигән акция игълан итеп, күренекле шәхесләрнең портретын җыя. “Нигә безгә шул исемдәге бәйге игълан итеп, иң актив хатымнарны ярыштырмаска? дип уйлый алар.
[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="7663,7664,7665,7666,7667,7668,7669,7670,7671,7672,7673,7674,7675,7676,7677,7678,7679,7680,7681,7682,7683,7684,7685,7686"] – Ул вакытта активлар читтәрәк калды кебек. Без аларны бергә җыярга булдык, – ди Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Надежда Ибраһимова. – Әлеге тәкъдимне Ветераннар советына җиткердек. Алар да хуплап каршы алды. Нишләп әле 70 яшьтән узган хатын-кызларны бәйгегә чакырмаска? Мондый рухтагы чараларны “Ягез әле, кызлар” исеме астында уздыра идек. Әмма монысын “Ягез әле, әбиләр” дип атарга тел әйләнми. Чөнки аларның барысы да кызлар кебек. Алар һәрберсе актив, күптөрле талант иясе. Алардан шулкадәр позитив бөркелә. “Татмедиа” ширкәтенең генераль директоры Андрей Кузьминның әнисе Надежда Дмитриевна Авиатөзелеш районын тәкъдим итте. - Мин үзем катнашырга теләк белдермәдем, – ди ул. – Мине администрация этә-төртә җибәрде. “Синнән дә яхшысы юк, булырга да мөмкин түгел” дигәч, ризалаштым. Өметләрен акларга тырышырмын. Һөнәрем буенча мин җырчы, хор дирижеры. Ирем белән икебез дә музыка факультетын тәмамладык. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында эшләдем. 20 ел Себердә яшәдек. Аннан өч бала белән артып кайттык. Монда төпләнгәнебезгә дә 20 ел. Бәйгегә махсус әзерләнмәдем. Күңелсез чыгышларны яратмыйм. Шуңа күрә үзем белән таныштыруны ничек тә җанлы итәргә телим. Зал белән дә аралашып алачакмын. Юмор хисе белән сәламәтлекне никадәр бай булсаң да сатып алып булмый. Ходай шулардан аермасын. Дулкынлану бар. Мин кул эшләренә сәләтле түгелмен. Аның каравы, күңелем җыр-моңга бай."Казан" Милли-мәдәни үзәге сәхнәсендә 70 яшьлек "кызлар" матурлык бәйгесендә катнашты (фоторепортаж)
Була шундый кешеләр, алар аеклы ялга чыгасы елын бармак бөгеп көтә, эштән азат ителү белән йорт мәшәкатенә чума, иске бишмәтен киеп, өй тирәсендә кайнаша, кеше күзенә күренеп йөрми. Икенчеләре исә аларга бөтенләй капма-каршы. Пенсия яшенә җитсәләр дә, яшьлек дәртен югалтмый, энергияләре ташып тора. Сикереп бии, рәхәтләнеп җырлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Кыскасы, алар өчен яшь чик түгел, үзләрендә тауларны күчерердәй көч, дәрт тоеп яшиләр. 18 октябрьдә әнә шундыйларны “Казан” Милли-мәдәни үзәге сәхнәсендә күрергә мөмкин иде. Биредә Казанның 7 районыннан берәр хатын-кыз матурлык бәйгесендә көч сынашты. Әлеге бәйге беренче тапкыр уздырыла. Әмма Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева фикеренчә, ул дәвамлы булачак. Сәхнәләрне тотардай мондый ханымнар, дәү әниләр булганда конкурсның киләчәге зур.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев