Татар матбугаты
"Казан" милли-мәдәни үзәге музеенда Саҗидә Сөләйманова турында истәлекләр китабы тәкъдим ителде
Саҗидә Сөләйманованы бүген беләләрме? Аның әдәбият дөньясында тоткан урыны нинди? Бүген әдәбият мәйданындагылар, иҗтимагый фикер тудыручы кешеләр аңа ничек карый? Кирәкме ул бүгенге көнгә? ХХ гасырның алтмышынчы-җитмешенче еллар поэзиясендә кабатланмас якты эз калдырган күренекле шагыйрә, “татарның Анна Ахматовасы” булган Саҗидә Сөләйманова турында истәлекләр китабы әзерләгән Асия һәм Әнвәр Маликовлар үз эшләрен шушы сорауларга җавап эзләүдән башлаганнар. Әлеге сораулар “Шигъриятнең күкчәчәге” дип аталган затлы китапны тәкъдим итү кичәсендә дә яңгырады.
Шагыйрәнең вафатыннан 37 елдан соң басылып чыккан истәлекләр китабын тәкъдим итү кичәсенә Саҗидә Сөләйманова белән танышлар гына түгел, аны шигырьләре аша белүчеләр җыелган иде. Хатирәләрдән тупланган һәм шактый озын булып ике сәгать ярым барган кичәне тамашачы бер тында карады. Кичә “Казан” милли-мәдәни үзәге музеенда үтте.
Китапны Саҗидә һәм Әдип Маликовларның улы Әнвәр белән киленнәре Асия туплаган. Җыентыкның музыкаль редакторы – танылган пианистка Мөнирә Хәбибуллина. Ул -Маликовлар гаиләсе белән дуслар булган Мөнир Мазуновның кызы. Ноталарны шагыйрә Шәмсия Җиһангированың кызы Гөлназ Җиһангирова язган.
Шактый саллы, затлы китап 1500 данә тираж белән “Рухият” нәшриятында басылып чыккан. Бу – “Рухият”нең мәшһүр шәхесләре турында яңа сериясеннән бишенче китап. “Рухият” фонды вәкиле Рамил Миңнуллин әлеге китаплар сериясен Маликовлар гаиләсенә дә бүләк итте. Маликовлар гаиләсе Салих Сәйдәшев, Гариф Ахунов, Рафаил Төхфәтуллин, Рәис Нәгыймов турындагы затлы китапларны музейга тапшырырга карар итте.
Асия Маликова “Шигъриятнең күкчәчәге” дип аталган китапның документаль җыентык булуына басым ясады. “Китапта тупланган истәлекләр, мәкаләләр, шигырьләр, хатларны әтиебез Әдип Маликов җыеп барган. Әгәр “Аккошлар мәхәббәте” дигән төшенчә бар икән - мин Әдип белән Саҗидәне күрәм. Үлем турында сүз бармый, мәхәббәт ул - бер-береңә тугры калу, аның эшен дәвам итү, аның турында истәлекләрне саклау. Әти соңгы вакытларда авыр яшәде, хәтерен дә югалткалады. Онытылып киткән чагында мин аңа Саҗидәсенең шигырьләрен укый идем, ул үзенең кем икәнлеген оныткан чакта да Саҗидәсен онытмады”, - дип сөйләде Асия Маликова.
Саҗидә Сөләйманова каты авырудан соң 54 яшендә вафат була. Аның вафатын Әлмәт халкы кояш баюга тиңли. “Әмма Саҗидә Сөләйманованың иҗаты кояш кебек яктырта. “Иҗат үлемне үтерә” дигән Ромен Роллан. Аның иҗатының сере – тырышлыгында. Барыгызга да сәламәтлек телим. Саҗидә Сөләймановага сәламәтлек кенә җитмәгән иде...”
Кичәдә Саҗидә Сөләймановага авыр вакытларында аның янында булган кешеләр - Флера Гыйззәтуллина, Фәния Хуҗиәхмәтова чыгыш ясады. Саҗидә Сөләйманованың якташы Нәҗибә Сафина, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ үз сүзләрен җиткерде.
Шагыйрә белән танышканда, мәктәп укучысы булган, хәзер инде үзе күренекле журналист, озак еллар “Ялкын” журналын җитәкләгән Эльмира Закирова; диктор булып эшләгән, яшьлегендә Саҗидә Сөләйманова белән аралашып яшәгән танылган язучы, әдәбият белгече Фоат Галимуллин үз истәлекләре белән уртаклашты.
Кичәне музыкаль яктан “Казан” шәһәр филармониясе артистлары Сиринә Зәйнетдинова, Рафаил Якупов һәм башка музыкантлар бизәде. Саҗидә Сөләйманованың җырчы Салават Фәтхетдиновны татар тамашачысына таныткан "Урсал тауда" җырын яшь җырчы Рафаил Якупов башкарды.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев