Татар матбугаты
Казан мәчетләре тарихына багышланган иң беренче китап Мәскәүдә бастырылган
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе кандидатлары арасында архитектор, рәссамнар исемлектәгеләрнең күпчелеген тәшкил итә. Алар арсында танылган галим, гыйльми, тарихи эчтәлектәге китаплар авторы Нияз Халитов та бар.
Үз вакытым җитте дип уйладым да куелдым. Аннары, исемлек чыккач кына, башкаларны күрдем. Өметем бар шикелле. Реаль көндәшләр - рәсем сәнгатендә, аларны карагач, үземнең хезмәтләргә янә күз салдым әле. Минем шанс бар. Мин – оптимист, диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Н. Халитов.
«Совет чорында идеология көчләп кертелә торган иде бит, - ди галим. - Мәчетләр турында телгә дә алырга ярамады. Ә инде аларның тарихын өйрәнү бөтенләй тыелган иде. Шуңа күрә, әнә шул «ярамый»ларга протест белдереп, бу юнәлештә эшемне башладым. Ул чагында барлык эзләнүләрем үзем өчен язылды. Ә вакыты җиткәч, мин аны дөньяга чыгарып, диссертация формасында якладым. Соңрак китаплар да бастырдым. Иң кызыгы шул: Казан мәчетләре тарихы турындагы иң беренче китапны Мәскәүдә чыгардым. Казандагы нәшриятта директорга күрсәткәч: «Юк, бездә мәчетләр турында китап чыгарырга ярамый!» - диде. Мәскәүгә юл алырга туры килде. Әлеге китабымны Россия башкаласында зур тираж белән бастырдылар. «Памятники Казанской архитектуры VIII - начала IХ веков». Аның яртысы - гражданнар архитектурасы, яртысы мәчетләр турында иде. Мәчетләр турындагы бүлеген дөньяга чыгарырга Татарстандагылар курыкты. Ә Мәскәүдә бик ошаттылар, алар, димәк, куркып тормаганнар. Барлык китапханәләргә, кибетләргә җибәрелде ул. Бөтен Советлар иленә таратылды, хәттә башка илләрдә - Америка конгрессында, Иранның милли китапханәсендә дә күргән кешеләр бар».
Г. Тукай премиясенә Нияз Халитовның 8 хезмәте Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тарафыннан тәкъдим ителә: Казан мәчетләре архитектурасына багышланган «XVIII –XIX гасыр башында Казанда архитектура һәйкәлләре» монографиясе (Мәскәү, Стройиздат, 1989), «Казан мәчетләре архитектурасы» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991), «Мәчет һәм аның архитектурасы: кыска тарихи-архитектур очерк» (Казан: «Иман» нәшрияты, 1994), «Казан ныгытмасында Кол Шәриф мәчете. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар» (1996); «Урта гасырдагы Казан мәчетләре» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011) хезмәтләре, шулай ук «Башыннан алып бүгенге көнгә кадәр татар мәчете: кыска тарихи-архитектур очерк» (Казан: Россия ислам институты, 2012); «Татар мәчете һәм аның архитектурасы: тарихи-архитектур тикшеренү» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012); «Галиев мәчете. Яңадан торгызу тарихы» (Казан, 2015) китаплары.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев