Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан Кремле" музей тыюлыгы бәйрәмгә чакыра

“Казан Кремле” музей тыюлыгы 29 апрельдә 14.00 сәгатьтә туристлар сезоны ачылуга багышланган бәйрәм программасына чакыра.  Бәйрәмгә килүчеләргә быел нинди фестивальләр, чаралар оештырылачагы, аның территориясендә нинди күргәзмә проектларын күреп булачагы турында сөйләргә җыеналар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан Кремле ел саен төрле ил һәм шәһәрләрдән килгән меңләгән туристны кабул итә. Туристлар сезоны ачылу чарасына килүчеләр Казан Кремлендә Җиңү көненә багышлап, нинди флешмоб үткәреләчәген, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган инде традициягә әйләнгән “Без Кремльне яратабыз!” фестивале, шулай ук 25-26 августта узачак “Казан фанфарлары” Хәрби тынлы оркестрлар фестивале турында да белә алачак. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы составына 7 музей керә. Бәйрәм вакытында аларның программалары, гамәлдәге һәм әзерләнә торган күргәзмәләр турында мәгълүмат та биреләчәк. Шулай ук туристлар өчен күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк, ул җәй көне атна саен шимбә көннәрендә узачак. Бәйрәм ахырында «Action Men Crew» төркеменнән бию буенча мастер-класс та оештырылачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев