Татар матбугаты
Казан кинофестивалендә ислам шәригате кануннарына нигезләнгән фильмнар гына күрсәтеләчәк
Унөченче тапкыр оештырыла торган Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасында ислам шәригате кануннарына нигезләнгән фильмнар гына күрсәтеләчәк. Бу хакта “Мир” кинотеатрында XIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең программа директоры Альбина Нәфыйкова хәбәр итте.
“Мир” кинотеатрында журналистлар өчен Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең чираттагы фильмы күрсәтелде.

“Режиссер Санджива Пушпакумарның “Горящие птицы” картинасы фестивальнең төп конкурс программасына уза алмады, – ди Альбина Нәфыйкова. – Әмма бу фильм кинематографиянең бөтен таләпләренә туры килә. Тема ачык итеп күрсәтелә һәм ахырына кадәр эшләнгән. Шуңа күрә, “Горячие птицы” картинасы мөселман фестиваленең конкурстан тыш программасында карарга мөмкин булачак”.
Альбина Нәфыйкова белдергәнчә, Казан проектында фильмнарны сайлап алалар. Көчләү, сугышка өндәү, милләтара дошманлык тудыра торган картиналар, оятсыз күренешләр булмаска тиеш. “Безнең фестиваль, шигареннән күренеп торганча, аңлашу һәм үзара татулыкка өнди. Без шул сыйфатларыбыз белән дә башкалардан аерылып торабыз", – ди А.Нәфыйкова.
“Горящие птицы” фильмы 2016 елда төшерелгән. Әсәр Busan IFF, Tokyo Filmex, Rotterdam, Goteborg фестивальләрендә күрсәтелгән һәм Токиода жюриның махсус бүләгенә лаек булган.

Журналистлар игътибарына тәкъдим ителгән картинада хатын-кызның чарасызлыктан кылган гамәлләре сурәтләнә. Режиссер Санджива Пушпакумар үзе үк фильмның сценаристы да булып тора. Ул төп герой, тол калган 8 бала анасын тормышның төпкесенә төшерә. Фильм Европа тамашачысына адреслана кебек, чөнки анда ачыктан-ачык оятсыз күренешләр һәм бик кырыс тормыш сынаулары күрсәтелә. Мөселман киносы фестивале таләпләренә туры килми.
Исегезгә төшереп узабыз 5-11 сентябрь көннәрендә башкалабызда XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак.
Белешмә өчен: Казан халыкара мөселман киносы фестивале – республикада уздырыла торган иң зур кино проекты. Ул 2005 елдан бирле үткәрелә. Беренче фестиваль Россия Мөфтиләр шурасы, РФ Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Президенты ярдәмендә оештырылды.
Фестиваль эчтәлеге аның шигарендә чагыла: “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә”. Казан кинофестивален гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Россия Мөфтиләр шурасы. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронажы астында уза. Фестивальнең максатлары: Россия, якын һәм ерак чит илләр мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең тәҗрибә уртаклашуы; гомумкешелек рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне таныта торган фильмнар төшерүче кинематографистларның иҗади уңышларын күрсәтү; Россия һәм дөнья җәмгыятьтендә ислам һәм мөселманнар турында объектив күзаллауны булдыру. Фестиваль программасына ил һәм дөнья кинематографыннан, авторларның нинди диндә булуына карамастан, игелек, тынычлык һәм гаделлеккә өндәүче иң яхшы фильмнары сайлап алына.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев