Татар матбугаты
"Казан каймасы темасын өйрәнә башлагач без катнашучыларның исемлеге дә юклыгын аңладык" - Ирада Әюпова
Казан каймасы буенча мәгълүмати бушлык бар. Казан каймасын төзүдә катнашучыларның тулы исемлеге дә юк. Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова “Казан каймасы”ның 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә әлеге мәгълүмати бушлыкны яшьләр катнашында яңа проект белән тулыландырырга тәкъдим итә.
“Казан каймасы темасын өйрәнә башлагач без катнашучыларның исемлеге дә юклыгын аңладык. Бары тик бүләкләнүчеләр исемлеге генә бар. Безнең төрле архивларда да мәгълүмат фрагментлар рәвешендә генә сакланган. Яшьләр бу эшкә актив катнашып, өлкәннәрнең – әби, бабайларының хатирәләрен җыярга булышсалар, нинди зур эш башкарылыр иде. Казан каймасы буенча, яшьләребез туплаган хатирәләрне дә кертеп, китап бастырылыр. Әйдәгез, моны ничегрәк тормышка ашыру мөмкинлеген сөйләшик”, - диде Ирада Әюпова.
Мәгълүмат өчен, Казан каймасы — Бөек Ватан сугышы вакытында Казан шәһәрен саклау максатыннан 1941 - 1942 елларда төзелгән сак чиге. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла. Казан каймасының чикләре бүгенге Апас, Буа, Кайбыч, Спас һәм Тәтеш районнарыннан үтә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев