Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан ханнарының җәсәден җирләү йоласы турында бәхәсле очрашулар уза

Казан ханнары Мәхмүд һәм Мөхәммәд-Әминнең җәсәден җирләү вакытының әлегә расланган планы юк, дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева. «Бу көннәрдә бездә буласы җирләү йоласы турында бәхәсле очрашулар уза. Әлегә йоланың билгеле бер өлешләре хакында әйтергә иртәрәк, ләкин алдагы берничә көндә без барлык сораулар буенча соңгы нәтиҗәгә килербез дип уйлыйм», - диде Зилә Вәлиева. Искәртеп үтик, әлеге йолага әзерлек турында узган елның көзендә сүз башланган иде. Алтын Урда башлыгының улы Мәхмүд ханны (1467 елда вафат булган) һәм Ибраһим-Хан улы Мөхәммәд-Әмин ханны (1518 елда вафат булган ) октябрьдә кабаттан җирләргә мөмкин диелгән иде, аннан соң җирләү йоласы вакыты берничә тапкыр күчерелде. Соңгы мәгълүматлар буенча, Казан Кремле территориясендәге җәсәдләрнең табылган өлешләрен кабаттан аларның тарихи җирләнгән урынында – Сөембикә манарасы астындагы мавзолейда KazanSummit-2017 вакытында җиргә иңдерергә уйлыйлар. «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2017» Халыкара икътисад саммиты Казанда 18-20 майда узачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев