2017 елда Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына 27 илдән 60 фильм кертелде. Ә барлыгы 61 илдән 782 гариза кабул ителгән. Конкурс программасына бер генә татар фильмы керде.
2005 елда Казанда Мөселман кинофестивале уздырыла башлаганда Россиядә кинофестивальләр саны артык күп түгел иде. Ә менә соңгы берничә елда Россиянең үзен хөрмәт иткән һәр шәһәре үз кинофестивален гамәлгә куйды. Хәзер фильм төшергәч, аның “портфолио”сын тутыруның бер кыенлыгы юк - тик йөр бер фестивальдән икенчесенә.
Конкурс программасыннан тыш параллель һәм конкурстан тыш программалар әзерләнгән иде.Кинофестивальнең төп мәйданы “Родина” кинотеатры булып, моннан тыш фильмнар “Мир”, “Киномакс”, “Корстон” кинозалларында һәм Казан Кремлендә күрсәтелде. Фильмнар Төп кинофестивальгә параллель рәвештә “Время кино” мәгариф форумы үткәрелде. Фильмнар тамашачыга бушка күрсәтелде. Бары тик “Корстон”дагы кинотеатр гына түләүле эшләде.
Мөселман кинофестивале: шигаре шәп
Мин Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең патриоты буларак, үз кинофестивалебезне бик яратам. Заманында Казан белән Канның рифмалашуыннан файдаланып, Казан кинофестивален Канн фестивале белән чагыштырып ясалган амбициоз чыгышлар да ихлас яңгырый иде. Без чын күңелдән зур фестиваль ясарга хыялландык. Фестивальнең беренче елларында аның исемендәге мөселман киносы сүзе буенча шактый тирән фикер алышулар барды. Кино белгечләре дә, белмәүчеләре дә бу теманы аркылыга да, буйга да сөрделәр. Дөрес, соңгы елларда бу тема бәхәс тудырмый башлады. Ияләштек. Ничек бар – шулай яраттык.Байбулат турында өч җөмлә
Байбулат Батуллин – минем өчен быелгы кинофестивальнең ачышы булды. Ул үзенең “ялланган режиссер” буларак төшерелгән кыска метражлы “Кыскарту” дебют фильмы аша дөньяга яңа режиссер барлыкка килүен белдерә алды. Фильм “Россия молодая” номинациясенә кертелгән иде.
Фәнис Камалның "мультфильмы"
Төп конкурс, тагын бер конкурс, һәм тагын бер конкурс
Кинофестивальнең конкурсларына килгәндә, аларның берничә рангта булуы бераз буталчыклык тудыра. Әйтик, төп конкурс бар. Анда төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнә. Нәфис һәм документаль фильмнар тулы метражлы, кыска метражлыга бүленеп карала, иң яхшы оператор, сценарист эше, иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз рольләрен башкаручылар билгеләнә.Моннан тыш, былтырдан башлап “Россия молодая” конкурсы кертелде. Монысын инде, әлбәттә, төрле номинацияләргә бүлгәләп тормыйлар. Йә - җиңәсең, йә – юк.Белмим, безнең фестивальгә бу конкурс ни дәрәҗәдә кирәктер – биредә яшь режиссерлар үзләренең дебют эшләре белән катнашалар. Әлеге конкурста катнашучылар белән үткәрелгән матбугат конференциясендә яшь режиссерларның Мөселман киносы фестиваленең ни аңлатканын да аңлап бетермәүләре ачыкланды. Алар кинофестивальләр исемлеге буенча чираттагы кинофестивальне эзләп табалар да, үз фильмнарын юллыйлар. Мәгълүм гыйбарәдәгечә: “Тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка”.
Әлеге конкурсның бер катнашучысы йөрде, әнә, ялтырап торган сосма көрәк күтәреп. Эпатажлы яшь режиссер Екатерина Данченко үзенең “Похоронить Ленина?” кыска метражлы гротесклы фильмы белән тугызынчы фестивальдә катнаша икән.
Милли конкурс: бердәнбер татар фильмы
Фильмда рус авылы - Мари Элда, ә татар авылы - Мамадыш районының Арташ авылында төшерелгән. "Калай кулланылмаган һәм тышланмаган авыл мәчетләре аз калып бара икән, озак эзләдек", - диде Илшат Рәхимбай.
"Сугыш чорында Арча районында шуңа охшаш вакыйга булган. Ике бертуган төрле диннәргә хезмәт иткән. Әмма, нигездә, бу - мин уйлап чыгарган сюжет", - диде Илшат Рәхимбай.
Илшат Рәхимбай “Күзалла” нигезендә халыкара аренасына чыга алырлык тулы метражлы фильм да ясарга хыяллануын әйтте. “Безнең дөнья - ул мозаика. Аның бөтен матурлыгы мозаиканың төрле төстә булуыннан гыйбарәт. Ул бер төстә генә булса, аның бөтен яме бетә. Беренчедән, бер-береңне хөрмәт итеп, икенчедән, бу мозаиканы ясаучы бер зат булуын кешеләргә җиткерү – соңгы вакытта иң кирәкле темаларның берсе, - дип, фильмы идеясе белән уртаклаша Илшат Рәхимбай. – Тулы метрда мин аны тагын да аңлаешлырак итеп җиткерә алыр идем”.Тулы метражлы фильмда Илшат Рәхимбай гаилә тарихын һәм трагедиясен дә күрсәтергә уйлый. Сәет мулланың балачактагы алдашуы гаиләне таркатуга китерә, һәм ул гомере буе күңелендәге шул таш белән яши. Абыйсына инсульт булгач, ул күп вакытын аның янында үткәрә һәм аңа службасына да булыша башлый. Мулланың бу гамәлен авылдашлары аңламыйча, конфликт туа", - диде Илшат Рәхимбай һәм яңа фильм буенча эш башланганлыгын әйтте.
Милли конкурс
Милли конкурс темасын дәвам итик. Әлеге конкурс призы да акча белән ныгытылган. Номинацияләр дүртәү – иң яхшы милли документаль фильм, балалар өчен иң яхшы милли фильм, иң яхшы кыска метражлы фильм, иң яхшы милли фильм. Әлеге конкурста нигездә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары катнашты. Дүрт җиңүченең дә икесе алар - Валерия Гиренкоһәм Оксана Синчугова лаеклы призларын алдылар. Иң яхшы документаль фильм – Татарстанның һәм Россиянең халык артистыНәҗибә Ихсановага багышланган “Нәҗибә” фильмы. Моңарчы нигездә эстрада артистлары өчен клиплар төшереп махсуслашкан егет шактый җитди эшкә алынган. Милли конкурс жюрие фикеренчә, иң яхшы милли фильм – “Мирас угы” анимация фильмы. Биредә Роман белән Зөләйханың тарихи сәяхәте сурәтләнә. Режиссеры — Сергей Киатров. Әлеге конкурсның тагын бер фильмы – Юлия Захарованың «Хәлимә»се Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең махсус призына ич булды. Татарстанның быелгы уңышы шулар.
Шуны гына аңлап җитмәдем: ни өчен Гамил Әсхәдулланың “Мунча ташы” комедиясен әлеге конкурска кертмәгәннәр? Мин аны бу конкурс фильмнарыннан начаррак димәс идем. Ул дәүләт акчасына түгел, Әсхәдулланың үз кесәсеннән төшерелүе белән дә кадерле. Шушы көннәрдә аның “Мир” кинотеатрында прокатка чыгуын, аннары бөтен муниципаль районнар буйлап “халыкка хезмәткә” китүен искәртик.
Үзе “Россия молодая” конкурсына үткән яшь кинорежиссер Байбулат Батуллин Милли конкурсның кинофестиваль уңышы булуын билгеләп үтте. “Әлегә татар фильмнарым юк. Киләчәктә ул конкурста мин дә катнашырмын”, - диде ул һәм әлеге конкурс аша фильмнарның сыйфаты яхшырачагына ышаныч белдерде.
Искәрмә: "Алтын Урда"ның ике татары
Син дә жюри, мин дә жюри
Кинофестивальнең жюри әгъзалары күплеге һәм аларның төрлечә төркемләштерелүе аерым игътибар сорый торган факт. Гиннесның рекордлар китабына кертерлек сан бит – 11 илдән 22 кеше алты төркемгә бүленгән.
Төп жюрида Марокко, Швейцария, Бангладеш вәкилләре һәм үзебезнең кинорежиссерыбыз Салават Юзеев. “Россия молодая” конкурсын Иран һәм Төркия вәкилләре Татарстан кино белгече Елена Алексеева белән бергәләп карадылар.
Документаль фильмнар буенча Таҗикстан, Азәрбәйҗан һәм Мисыр вәкилләре җаваплы иде.
Милли фильмнар конкурсының режиссерлары Сербиядән Миролюб Вучкович, Россиядән Иван Золотухин һәм Казаннан Диана Сафарова.
Әле тагын кино белгечләре һәм кино матбугаты жюрие бар.
Жюри рәисе Николай Досталь кинофестиваль ачылу тантанасында ук үзләренең күплегенә игътибар итте. Киләсе елга жюри әгъзалары киметелер дигән хәбәрләр килеп ишетелде.
Кунаклар
XIII Казан Халыкара мөселман кинофестивале быел «Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә оештырылды. Әлеге партнерлык кысаларында өстәмә бюджет та каралган иде. Төгәл суммасы мәгълүм булмаса да, аз түгел дип сөйләделәр.
Җиңүчеләр
Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы операторы – Айрат Ямилов («Софичка», Россия). Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы сценарие – «Амун» (Россия), сценарий авторлары – Анар Аббасов, Иван Заваруев. Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы актрисасы номинациясе Мисырның "Хатын-кыз көне" фильмындагы хатын-кыз ансамбленә бирелде. Илһам Шахин, Нахед Эль Себа, Нелли Карим исемнәрен жюри рәисе Салават Юзеев атады. «Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең махсус призына Бельгия — Марокко фильмы булган “Сөю карлыгачлары” фильмы лаек булды. Режиссеры – Җәвад Ралиб. Казахстаннан Дулига Акмолда иң яхшы ир-ат ролен башкаручы дип игълан ителде. Ул "Оралман» фильмында төп рольне башкарды. Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры дип жюри Һиндстаннан "Токарь Джоши» фильмы режиссеры Мангеш Джошины атады. Актер призын үзе ала алмады. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмы дип Төркия белән Венгриянең "Каландар салкыны" фильмы танылды. Режиссеры - Мостафа Кара.
Нет комментариев