Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан халкын төрек мәдәнияте белән таныштыралар

Казанның "Родина" кинотеатрында төрек киносы атналыгы башланды. Анда Төркия кинофильмнары Казан халкын төрек мəдəнияте белəн таныштыру максатыннан күрсəтелəчəк. Бу хакта "Татар-информ" хəбəрчесенə Төркиянең Казандагы Баш Консулы Әхмәт Садык Доган сөйлəде. "Бүген төрек киносы атналыгы башланды. Барлыгы дүрт фильм күрсəтелəчəк: "Айла", "Күбəлəк төше", "Фокусчы" һəм "Надиде тормышы", - дип сөйлəде Әхмәт Садык Доган. "Төрек киносы атналыгының максаты - Казан халкын төрек мəдəнияте белəн таныштыру. Фильмнар барысы да түлəүсез, əмма алдан килеп, урын алып калырга кирəк", - ди консул. Бүген исə тамашачыларга "Айла" фильмы күрсəтелде. "Фильмнарны Төркиядəге хезмəттəшлəребез белəн сайлыйбыз. Алар əзер килеш рус субтитрлары белəн Казанга җибəрелə", - диде Əхмəт Садык Доган. Төрек киносы атналыгы Төркиянең Казандагы консуллыгы һəм Юныс Əмрə институты ярдəме белəн оештырыла. Төрек киносы атналыгы 2 ноябрьгə кадəр дəвам итəчəк.
Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ
Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев