Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан" Гаилә үзәге янында кызыклы чаралар узачак

8 сентябрьдә “Казан” Гаилә үзәге янында ачык күк астында кино марафоны узачак. Керү бушлай. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. Чара 18.30 сәгатьтә башланачак. Кунаклар твистер, фрисби, “ого-диски”, “ого-спорт”, бадминтон һәм мафия уеннары уйный алачаклар. Шулай ук, төрле бәйгеләрдә катнашып, оештыручылардан бүләкләр алу мөмкинлеге бар. 20.30 сәгатьтә үзкамилләшү, игелек, табигатькә мәхәббәт, дуслык турында кыска метражлы фильмнар күрсәтеләчәк. 21.00 сәгатьтә кичә “SiriuS” кыска метражлы фильмнар Идел буе кино фестивале фильмнары белән дәвам итәчәк. Бүләкләр һәм беренче рәтләрне яратучыларга оештыручылар махсус номерлы билетлар әзерләгән. Алар номерлары буенча фильмнар карау барышында уйнатылачак, дип хәбәр итә park.tatar. Чарада теркәлү өчен махсус сораулык тутырырга кирәк.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев