Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУда рәсми рәвештә Н.И. Лобачевский исемендәге ел ачылды

11 февральдә, Казан федераль университетында рәсми рәвештә Н, И. Лобачевский исемендәге ел ачылды. 2017 елда бөек рус математигы, Казан университетының иң бөек ректорларының берсенә 225 ел тула. Галим истәлегенә тиешле хөрмәт күрсәтү өчен, КФУда агымдагы елны аның исеме белән бәйләргә карар кылынган. Университеттагы Лобачевский елы математикка башыгланган күпсанлы махсус проектлар һәм зур чараларга бай булачак. Лобачевский елының рәсми ачылышында КФУ ректоры Илшат Гафуров «Лобачевский – Казан университеты ректоры һәм аны төзүче» лекциясен укыды. Шушы моменттан Лобачевский елы хокукларына керде, ә катнашучыларга һәм кунакларга галим һәм математик шәхесенә багышланган кызыклы чаралар оештырылды. Ел дәвамында Математик белем бирү үзәге ачылу, берничә зур математика конференциясе һәм форумы уздыру, традицион Лобачевский укулары һәм студентлар арасында шул ук исемдәге математика буенча олимпиала үткәрү билгеләнгән. КФУда математика көне – әлеге төркем чараларны төгәлләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев