Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан егете төрле һөнәр ияләре өчен татар телендә видеодәресләр ясап, аларны Интернет челтәрендә урнаштыра (видео)

Төзелеш өлкәсендә инженер-проектлаучы булып эшләүче Казан егете Артур Галимҗанов төрле һөнәр ияләре өчен татар телендә видеодәресләр ясап, аларны Интернет челтәрендә урнаштыра. Моның белән ни өчен шөгыльләнүе турында ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. Артур мөһәндисләр (инженерлар) өчен, төзелеш, зәркән һөнәре, геология, химия, нефть, газ эшкәртү, кешене дәвалау, сәламәтлек, биология, анатомия, икътисад, сату-алу, эшмәкәрләр, сәяхәт, юлда булу, төрле илләр, халыклар, хәрби эш, кораллы көчләр һәм спорт турында, тарих, хокук буенча, су үткәрү, янгын сүндерүчеләр, электр уты белән бәйле хезмәт, элемтә, санак, интернет, нәшрият, телевидение, программалар ясау буенча, төрле диннәр, гореф-гадәтләр, фәлсәфә, социология буенча, белем алу, тел саклау, әдәбият турында, җәнлекләр, авыл хуҗалыгы, табигатьне саклау турында, сәнгать, рәсем ясау, җырлар, фотографлар, ризык пешерү, тегү, чәчтарашлар, өй хуҗалыгы буенча, фән, галәм һәм хыялнамә буенча барлыгы 16 төркем булдырган. Интернеттан мәгълүмат, фотографияләр табып, татар теленә тәрҗемә итеп, шушы төркемнәргә урнаштыра. "Төркиягә баргач, тарихи урыннарны карап йөргәндә, биналар ничек төзелүе турында сөйләделәр. Шул вакытта төзелеш, тарих буенча кайбер терминнарның төрекчә һәм татарча охшаш булуын аңладым. Гомумән, Интернетта төрек телендә бик күп мәгълүмат табып була, ә татар телендә юк. Нигә әле безнең татар телендә дә эшләмәскә дип уйладым. Моны башкарып була, бары теләк кенә кирәк. Интернетта татар телендә һөнәри проектлар булмау проблемасы бар. Татар теленә караганда, төрек телендә андый мәгълүматны табу җиңелрәк. Мәсәлән, мин төзүче буларак, төзелеш өлкәсендә ниндидер конкрет терминнар, төшенчәләрне, теләгем булса да, беркая да карый алмыйм. Шуңа күрә төрле һөнәри төркемнәр булдырып, видеодәресләр ясап, социаль челтәрләрдә шулай мәгълүмат таратам. Минемчә, бу бик кирәк. 30-40 яшьлек югары белемле кеше өчен татар телендә конкрет мәгълүмат юк", – дип белдерде Артур Галимҗанов.
Әңгәмәдәш моның белән 2015 елдан бирле шөгыльләнүен әйтте. Видеодәресләрне үзе тавышландыра. "Бүгенгә барлыгы 5 видеодәрес ясадым. Икесе төзелеш буенча, берсе су белән тәэмин итү, берсе зәркән эшләнмәләр һәм мөһәндисләр өчен машиналар турында. Бу хобби кебек. Эштән буш вакытта, ял көннәрендә, кичләрен утырам. Кемдер балык тота, кемдер аракы эчә, ә мин менә моның белән шөгыльләнәм, акча кертү максаты белән эшләнгән эш түгел", – диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев