Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан дәүләт консерваториясенең Опера студиясе күптән вәгъдә ителгән "Түләк" операсын сәхнәләштерә

28 апрельдә Казан дәүләт консерваториясенең Опера студиясе күптән вәгъдә ителгән “Түләк” операсын чыгара. Спектакль Салих Сәйдәшев исемендәге Казан Дәүләт Зур концертлар залында күрсәтелә. Әлеге спектакль бөек композитор Нәҗип Җиһанов һәм мәшһүр дирижер Фуат Мансуровка багышлау булачак. Бу хакта Казан дәүләт консерваториясенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Яңа куелышта Казан консерваториясен тәмамлаган җырчылар – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры солисты Артур Исламов, бүгенге студентлар, опера студиясе солистлары Айгөл Гардисламова, Илдар Рәхимов, Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Ситдыйкова, Нурзия Сабитова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев, Ирек Фәттахов, Илнар Дәүләтшин һәм башкалар катнаша. Оркестр ике иҗади коллективны - «Tatarica» халык уен кораллары оркестры һәм симфоник оркестрны берләштерәчәк. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов. Спектакльдә Казан музыка көллияте хоры һәм «Сәйдәш» бию театры катнаша. Куючы режиссер – Евгений Артамонов. Спектакльне куйганда “Түләк” операсының 1945 елда язылган беренче варианты нигез итеп алынган. Ул Нәкый Исәнбәтнең татар һәм башкорт фольклорына нигезләнгән либреттосы буенча язылган. Премьерасы 1945 елда чыккан. Спектакль 18.30 башлана. Билетлар сатуда.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев