Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Германиядәге заман музыкасы фестивалендә чыгыш ясаячак

14 декабрьдә танылган яшь композитор, пианист, Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Эльмир Низамов Германиядә - «Брауншвейг диагональләре» заман музыкасы фестивалендә чыгыш ясый. «Брауншвейг диагональләре» яңа музыка халыкара фестивале заманча музыка сәнгате өлкәсендә яңа мәдәни бренд. Биредә эксперименталь музыка, электроакустик, пространстволы, импровизацион музыка, яңа индивидуаль формалар һәм проектлар тәкъдим ителә. Ул ике тугандаш шәһәр - Брауншвейг һәм Казанның уртак мәдәни проекты дип аңлатыла фестивальнең пресс-релизында. «Брауншвейг диагональләре» яңа музыка халыкара фестивале былтыр октябрь аенда Казанда оештырылган иде. Ул Гете исемендәге немец мәдәни үзәге һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ярдәме белән үткәрелде. Гамәлгә куючылар – композитор, музыкант, Германия һәм Эстониядә күпләгән заманча музыка проектларын оештыручы Влад Быстров һәм Россиядә танылган музыкаль брендлар директоры һәм продюсеры, музыка белгече, джаз җырчысы Ольга Скепнер. Быел фестиваль Брауншвейг шәһәрендә үтә. «Бу шәһәрнең сайлануы очраклы түгел, аларны мәдәни багланышлар бәйли, - ди Эльмир Низамов. – Концертта минем камера-инструменталь әсәрләрем яңгыраячак. Аларны без Влад Быстров һәм Германия музыкантлары белән бергәләп башкарачакбыз». Германиядә Эльмир Низамовның «Валторн һәм аккордеон өчен Альп җыры» дип аталган яңа әсәренең премьерасы тәкъдим ителәчәк. Композитор аны Брауншвейг фестивале өчен махсус язган. Программага композиторның «Кояшның көнчыгыш ягында, гобой һәм фортепиано өчен», «Бәлки син» (саксофон һәм фортепиано версиясе), «Сул кул өчен пьеса» (фортепиано өчен), «Хәсрәт дивары янында (У Стены Плача) (фортепиано өчен)», Битлз темасына форетапино өчен прелюдия, «Камка кулга кунды да, очып китте» («Божья коровка села на руку и полетела в небо...») (флейта, кларнет һәм фортепиано өчен). Германия тамашачысы өчен уйналачак әсәрләрен композитор үзе сайлаган. Программада Брауншвейг композиторлары әсәрләре дә кертелгән. Эльмир фортепианода Dieter Salberның өч әсәрен уйнарга әзерләнә. «Бүгенге тамашачы заманча музыка һәм, гомумән, заманча сәнгать белән бик кызыксына. Европада заманча музыка концертлары аншлаглар белән үтә, - дип дәвам итә композитор. – Казанда да шулай булсын иде дип хыялланам. Хәер, былтыр без бу теләгебезгә ирештек дияргә мөмкин. Безнең беренче концертыбыз аншлаг белән узган иде». «Германия сәфәрем барышында Лейпцигка да барып килергә җыенам. Лейпциг татарлары һәм «Аргамак» Алмания татар яшьләр оешмасы минем белән иҗади очрашу оештырырга тәкъдим итте. Кичәдә беренче музыкаль альбомым тәкъдим ителәчәк. Ул безнең халык шагыйре Ренат Харис белән уртак хезмәтебез. Анда иҗатташ дуслыкта язылган җырлар, романслар, «Алтын Казан» мюзиклы һәм «Кара Пулат» операсыннан өзекләр кертелгән. Кичәдә авторлык әсәрләрем башкарылачак, Казанның музыкаль тормышы һәм үә иҗатым турында сөйләрмен», диде Эльмир Низамов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев