Татар матбугаты
"Казан бик ошады" - Төркияле Сөләйман хәзрәт (әңгәмә)
"Быел Татарстанга Рамазан аена Төркиядән 38 Коръән-хафиз килде. Алар изге ай дәвамында имамнарга ярдәм иттеләр. Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә тәравих намазларын Коръән-хафиз Сөләйман хәзрәт уздырды. Рамазанның соңгы көннәрендә чит ил кунагы белән без дә очраштык", - дип яза "Әгерҗе хәбәрләре".
– Сөләйман хәзрәт, башта үзегез белән якыннанрак танышыйк әле.
– Мин тумышым белән Төркиянең Хатай шәһәреннән. Хәзерге вакытта Османиядә Коръәнне яттан өйрәтү үзәгендә мөгаллимлек итәм. 13-14 яшемдә үзем дә Коръәнне ятладым, ягъни Коръән-хафиз булдым. Төркиядә 5нче сыйныфтан соң гарәп телен белгән һәр укучыга Коръәнне ятлау мөмкинлеге бирелә. Ул ике ел төп укуыннан аерылып тора. Коръән-хафиз булганнан соң, дөньяви укуын мәктәптә дәвам итә.
Әлеге үзәктә эшләвемә өч кенә ел әле. Аңа кадәр 20 ел имамлык иттем. Гаиләм бар, хатыным белән ике ул, ике кыз тәрбиялибез. Кечкенәбез, 7 яшьлек Йосыфтан кала, барыбыз да ураза тотабыз. Тиздән 16 яшьлек улыбыз Мөхәммәд тә Коръәнне ятлап бетерә. Монда чакта да гаиләм белән көн саен аралашып торам, шөкер.
– Ураза дигәннән, бездә ураза тоту тәртипләре Төркиядәге белән охшашмы?
– Беренчедән, монда быел ураза тоту вакыты бездәгедән озаграк: биредә 20 сәгать ашау-эчүдән, башка гамәлләрдән тыелып торырга кирәк. Ә бездә бу вакыт 16 сәгать тәшкил итә. Башка елларны Рамазан аенда Төркиядә искиткеч кызу, 40ар градус була иде. Ә быел анда да салкынча, шуңа ураза тоту авыр түгел, диләр.
Бездә сәхәр вакыты җиткәнне әйтеп, урамнан барабанчылар, мөнәҗәтчеләр уза. Шуннан ураза тотучы бөтен кеше сәхәргә тора. Гает көнне шул рәвешле мәчетләргә чакыралар. Төркиядә уразаны бик күп кеше тота. Алар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бар. Тәравих намазларында мәчетләр тулы була. Гыйбадәт йортына намаз укый белмәүчеләр дә килә. Рамазан ае буе мәчетләрдә Коръән укыла. Берәү кычкырып укый, калганнар аңа ияреп кабатлый.
– Сездә ифтар мәҗлесләре ничек уза?
– Ураза тотучыларның күбесе өендә авыз ача. Мондагы кебек мәчетләрдә һәр көнне ифтар ашлары оештырылмый. Ә менә район хакимияте фәкыйрьләр өчен урамда ачык һавада көн саен ифтар ашлары уздыра. Моның өчен махсус палаткалар коралар. Һәр кешегә аерым-аерым подноска ризыклар әзерләнә. Анда, гадәттә, шулпа, пылау, фасоль, ногыт, борчак, хөрмә, башка җиләк-җимеш, татлы ризыклар, чәй була.
– Ә Гает бәйрәмен уздыру тәртибе нинди?
– Бәйрәм намазыннан соң, гадәттә, бөтен кеше зиратка бара. Анда якыннарының каберләрен зиярәт итеп, догалар кылып кайталар. Шулай ук туганнарның, авыруларның хәлен белү тиешле. Бу көнне һәр йортта иң тәмле ризыклар әзерләнә. Мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бүләкләр бирешәләр.
– Төркиядә ураза фитыры бирәләрме?
– Әлбәттә, быел аның күләме – бер кешедән 16 лира. Сезнең акчага әйләндерсәк, 256 сум була. Без, гадәттә, фитыр сәдакасын фәкыйрьләргә тапшырабыз. Бездә алар җитәрлек.
– Рамазан ае тәмамлану уңаеннан әгерҗелеләргә теләкләрегез...
– Изге бәйрәмне күңел тынычлыгы һәм җәмәгатьчелек белән уздырырга язсын. Калган көннәрдә дә Рамазан аендагы шикелле Аллаһыны истән чыгармыйча, кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә, киләсе Рамазаннарны да күрергә насыйп булсын.
– Татарстаннан, Әгерҗедән нинди тойгылар белән китәсез?
– Казан бик ошады. Әгерҗе урамнары буйлап та йөрдем. Сездән аермалы буларак, бездә йортлар тигез түбәле. Бу кар булмау белән бәйледер инде. Биредә халык бик кунакчыл, аралашучан, ягымлы. Минем Россиягә беренче килүем. Тик соңгысы булмас дип уйлыйм.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев