Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан - бик борынгы матур шәһәр" - кыргыз рәссамы Жомабек Базарбаев

“Казанга килү совет елларыннан ук минем хыялым иде. Мин Казанны бик борынгы шәһәр итеп күз алдына китерә идем, - диде Татарстанда Кыргызстан Республикасы мәдәният көннәре уңаеннан “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә ачылган кыргыз рәссамнары һәм һөнәрчеләре күргәзмәсендә “Татар-информ” хәбәрчесенә кыргыз рәссамы Жомабек Базарбаев. – Казан, чыннан да, мин күз алдына китергәнчә булып чыкты, бик борынгы матур шәһәр. Минем өчен Казан – иң элек Фешин каласы. Ул монда эшләгән, укыткан, аның биредә остаханәләре булган”. Жомабек үзенең Фешин исемен йөрткән Казан рәсем сәнгате училищесына баруын, аның җитәкчелеге белән танышуын, Фешин укыган һәм эшләгән бинада булуын, бөек рәссамның эзләреннән йөрүен әйтте. “Казан минем үз шәһәрем булып тоела. Мин әле бирегә кабат әйләнеп киләчәкмен”, - диде ул һәм Бишкәк белән Казан рәсем сәнгате училищелары арасында уртак проектлар булдыру нияте турында сөйләде. “Студентлар алмашып Иссык күл буенда һәм Казанда плэнерлар оештырып булыр иде. Казанда рәссамнар ясарлык урыннар күп. Матур мәчетләрегез бар, борынгы йортлар, кызыклы ландшафт... ә Идел генә үзе ни тора!” – дип сокланды рәссам.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев