Татар матбугаты
Кая барасың, милләт?
Соңгы көннәрдә минем туган халкым шок кичерә. Баксаң, без татар телен татар авылындагы мәктәпләрдә рус теле белән бер дәрәҗәгә җиткерә язып укытып зур җинаять эшләгәнбез бит. Прокуратура тикшерүе килеп китмәгән һәм укыту планнары тотып селтәнмәгән бер мәктәп калдымы икән?
Хәлләрнең шул юнәлештә үсәчәген алдан ук фаразларга була иде, билгеле. Мин үзем, мәсәлән, 2011 елда ук Россиядә: "Үткән гасырның утызынчы еллары Европасына хас вәзгыять формалаша", – дип язганмын. Язма интернетта эленеп тора, теләгән кешегә сылтамасын бирә алам. Үзен бөек халык дип санаганнарның үткән гасырның утызынчы-кырыгынчы елларында нинди дөньякүләм фаҗига китереп чыгарганнарын хәтерли торгансыздыр дип уйлыйм. Рус шовинистларының, ачыргаланып, башка милләтләр өстенә ябырылуының сәбәпләрен мин аңлыйм. Бу халык кызу темплар белән бетүгә таба бара. Демографик упкын көннән-көн тирәнәя, иң күп санлы булу перспективада югала бара. Демографик статистиканы милләтләр буенча эшләсәк, без күрер идек: рус халкы һәм ассимиляцияләнеп руслашкан халыклар бала тапмыйлар, тапканнарын тәрбияләмиләр... Ә менә ассимиляцияләнү дәрәҗәсе түбәнрәк булган кавказлы халыклар сан ягыннан үсештә.
Соңгы егерме биш елда гына да ике тапкыр кылыч һәм ут аша үткәрелгән чеченнар рәхәтләнеп артып яталар. Бүген син йөз миллионнан ашкан халык булсаң да, балалар тумый икән, милләтнең гомере кыска, моны аңлау өчен зур акыл кирәкми. Интуитив рәвештә үзләренең юкка чыгып баруларын аңлаган карагруһчыл рус милләтчеләре саламга тотынып исән калмакчы булалар: башка халыкларны йоту хисабына ишәю юлын сайларга азапланалар. Россиянең рәсми даирәләрендә дә илнең күпмилләтле булуы – аның бәласе дип санамаган берәр сәясәтче бар микән? Шуңа күрә аз санлы милләтләргә тышкы яктан куәтле басым ясалуга артык гаҗәпләнергә кирәкми.
Басымның соңгы вакытта көчәюе дә аңлашыла, чөнки илдә икътисадый таркалыш бара һәм шул шартларда мөһим сайлау үткәрергә кирәк. Оппозициянең нәфрәтен, халыкның канәгатьсезлеген башка юнәлешләргә борып җибәрмәсәң, ил дилбегәсен тотып калу – мөшкел эш. Туган телләрне укытуга каршы юнәлдерелгән сәяси белдерү – менә шундый сәяси заказ нәтиҗәсе ул.
Мине тышкы басымга милләтемнең ничек каршы торуы күбрәк кызыксындыра. Каршылык ясалган басым дәрәҗәсендә була икән, без исән калабыз, юк икән, тулы руслашу һәм соңыннан рус халкы белән аның һәлакәтен бүлешү-уртаклашу көтә. Аянычтыр, каршылык юк дәрәҗәсендә, булган кадәресен Мәскәү Кремленең һәм Россиянең җәза органнарының аяусыз һөҗүме ватып-җимереп бетереп бара. Башта туган телгә сәгатьләр кыскартылыр, аннан соң, гомумән, татарча сөйләшүнең экстремизмга тиңләшә башлавы да ихтимал.
"Ни өчен милләт үзенең соңгы бастионы булган туган телен яклап күтәрелми?" дигән сорауга җавап эзләп карыйк. Россия империясе бит татар халкын юк итү өчен ут һәм кылыч белән бер генә тапкыр килеп карамады. Көчләп чукындыру елларында күпме татар үз динен, үз милләтенең яшәү рәвешен яклап башын салды. Каннар күпме генә акмасын, милләт үләргә җыенмады: теле дә исән, үзе дә яши иде. Ут һәм кылыч белән милләтне бетереп булмавын аңлаган империя хәйләкәррәк ысуллар сайлады. Акрын гына милләтнең яшәү рәвешен билгели торган нигезләрне юк итәргә кирәк иде. Татар аракы эчми икән, эчәргә өйрәтәсең, зина кылмый икән, зина кылуны модага кертәсең, динен хурларга өйрәтәсең... Бу йогынты агентлары аша эшләнә. Егерменче гасыр башында татар әдәбиятында татарның яшәү рәвешен хурлаган, аны җирәнгеч итеп күрсәткән, рус тормышын исә романтик бизәкләр белән тасвирлаган әдәби әсәр пәйда була. Бик тенденциоз бу әсәр совет хакимлеге елларында байрак итеп күтәрелә, классиканың иң яхшы үрнәге буларак мәктәп дәреслекләренең түренә урнаштырыла. Яшь татар драматурглары аның дәвамын иҗат итеп азапланалар. Татар кызының рус егетенә кияүгә чыга алмавын фаҗига итеп тәкъдим иткән “Хәят” повестеннан соң, катнаш никахларны пропагандалаган тагын дистәләгән әсәр иҗат ителә. Акрынлап милләтләр арасында чикләр югалгач, инде рус тормышы ни, татарныкы ни барыбер шикелле. Рус егетләре дә эчә, татарныкылар да, зина кылу дәрәҗәсе кайсы халыкта югарырак икәнен ачыклау да мөмкин түгел.
Мин катнаш никахлар турындагы интернеттагы дискуссияне күзәтеп барам. Тормышларын рус егете белән бәйләгән хатын-кызлар: "Хатынын кыйнап яшәгән исерек татар егетенә чыкканчы, тәртипле рус егетенә чыгуың яхшырак түгелмени?" – диләр. Статистиканы карасак, без бу хатыннарның бик әллә ни ялгышмаганнарын күрәбез. Саннарга күз салыйк. Руслар күп яшәгән Спас районында быел 9 айда җан башына аракы эчү күләме – 6,5 литр. Татарстанның ике татар районыннан башка барлык районнарда да аракыны спаслыларга караганда күбрәк чөмерәләр. Минзәлә районында ике тапкыр диярлек күбрәк эчәләр, аларда җан башына эчелгән аракы күләме 11,2 литрга җиткән. Актанышлар, азнакайлар да минзәләләрдән кимен куймый.
Районнар буенча абортлар статистикасы миңа мәгълүм түгел, зина кылу дәрәҗәсен үлчәп булмый. Кайсы халык җенси яктан үзен тәртиплерәк тота икәнен шуңа күрә әйтә алмыйбыз. Ә бит әле кайчан гына бу турыда без, өздереп, безнең татар әдәплерәк, инсафлырак дип әйтә ала идек. Таныйк: милләт үзенең асылын югалткан, инде иң кыйммәтле нәрсәсеннән – яшәү рәвешеннән колак каккан икән, телдән ваз кичү ул – вакыт эше генә. Бу тышкы басымсыз да тормышка аша ала. “Хәят” повестенда прогресс билгесе буларак әдәби деталь итеп кертелгән декольте күлмәктән бикинига кадәр никадәр юл үтелсә, туган телдән телсезлеккә кадәр дә шуның кадәр үк юл үтелә. Татар кызы руска кияүгә чыкса да, гаиләдә балалар белән русча сөйләшә, татар филологиясе профессорын үзенә яр итеп сайласа да, шул ук хәл.
Тышкы көчләргә аудармыйк бар гаепне, алар безнең рухи яктан көчсезләнгәнне күреп котырыналар һәм басымчак итәләр. "Йомшак агачны корт баса" дип әйткәндә, татар акылы шуны күз алдында тотмыймыни? Бездә бик еш кына "милләтне җыр саклый", "милләтне тел саклый" дип язалар. Телгә аралашу функциясе йөкләнгән, ул мәгълүмат саклау коралы буларак хезмәт итәргә мөмкин, әмма милләтне саклау вазыйфасы – аның эше түгел. Киресенчә, телне саклау ул – милләт эше. Милләт бар икән, ул үзенең асылын югалтмаган икән, теле дә булачак. Асылын югалткан халык телгә бик талымсыз ул. Шуңа күрә, мин тел киләчәге турында сөйләгәндә, өметне милләтемнең асыл сыйфатларын югалтмаган катлавына баглыйм. Ул катлау юка булса да бар һәм ишәер дип уйлыйм. Кайчан да булса шул катлау саклап калган тел яңадан киң кулланылышка керер дип фаразлыйм. Империяләр мәңгелек түгел бит.
Рәшит Фәтхрахманов, Ватаным Татарстан
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев