Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кардәшләрем белән очрашуыма мин бик шат" (татар язучылары Алтай халык шагыйре Бедюров Бронтой белән очрашты)

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге бер төркем татар язучылары - Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, Равил Фәйзуллин, Ркаил Зәйдулла, Фәйрүзә Мөслимова, Илсөяр Ихсанова, Рәмис Аймәт Алтай Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Бедюров Бронтой белән очрашты. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе,Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев татар язучыларын кунак белән таныштырып:" Бронтой белән без Мәскәүдә әдәбият институтында бергә укыдык. Ул шушы вакытта ук үзен тирән белемле, киң  эрудицияле кеше, талантлы язучы итеп күрсәтте. Мин аны белә башлаганнан бирле ул татар халкына зур ихтирам белән карады. Татар халкының тарихын бөтен нечкәлекләре белән белә торган шәхес. Кая гына барса да, кайда гына чыгыш ясаса да иң беренче чиратта татар турында сөйли,"- диде. "Үземнең туган җиремдә, үземнең кардәшләрем белән очрашуыма мин бик шат”,-дип башлады чыгышын Бронтой. “ХХl гасыр цивилизацияләр бәрелешкән чор, шушы болганчык вакытта без тугандаш халыклар бергәләшеп , кулга-кул тотынышып яшәргә тиешбез. Без дөнья тарихында үзенчәлекле гореф-гадәтләребез, бай тарихыбыз, тоткан кыйблабыз белән зур роль уйныйбыз. Россиядә яшәүче аз санлы төрки халыкларның бүгенге көндәге хәләтен искә алып hәм аларның әдәбиятын, мәдәниятын саклап калу максатыннан төрки-татар берләшмәсен оештыру зарур. Әлбәттә, бу процессларның үзәгендә бүгенге көндә нык аягында басып торган, даими үсештә булган татар халкы торырга тиеш, "- диде . Зиннур Мансуров:" Төрки цивилизация планетада иң уникаль цивилизация. Без бик таркау. Шулай да әдәбиятны, сәньгатне берләштерү механизмнары бар. Мәсьәлән,төрки халыкларын дөньяга таныту өчен Нобель премиясенә альтернатив, төрки халыклары өчен аерым премия булдырып булмый микән?"-дигән фикерен әйтте. Язучылар җылы мөгалләмәдә барган очрашу мизгелләрен кайта-кайта сөйләрләр әле.

Чыганак: http://www.sptatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев