Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кара пулат" опера-риваяте Мәскәү тамашачыларында шактый зур кызыксыну уятты

12 октябрьдә “Кара пулат” опера-риваяте беренче тапкыр Мәскәүдә – Кече дәүләт академия театры сәхнәсендә тәкъдим ителде. Эш көне булуына карамастан зал тутырып килгән тамашачыларның күбесен Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез тәшкил итте. Аеруча яшьләр күпләп килгән иде, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

Музыкаль әсәр опера-риваятьнең либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның 75 яшьлек юбилее уңаеннан күрсәтелде. Иң элек шагыйрьне әлеге олуг бәйрәме белән тәбрикләү тантанасы уздырылды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе Николай Переяслов катнашты.

Равил Әхмәтшин тамаша кунакларын сәламләп, Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезнең “Кара пулат” опера-риваятен күптәннән күрәселәре килә иде, дип билгеләп үтте.

“Әлеге операның либретто авторы Ренат Харис – татар халкының ике бөек шәхесе Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләренә лаек булган шагыйрь. Ренат абый, сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! Тормышыгызда, иҗатыгызда уңышлар телибез! Ә без, сезнең укучыларыгыз, яңадан-яңа китапларыгызны көтеп калабыз”, – дип мөрәҗәгать итте ул юбилярга.

Эльвира Камалова шагыйрьне Мәдәният министрлыгы исеменнән юбилее белән котлады. “Сезнең күпкырлы эшчәнлегегез татар мәдәнияте һәм Татарстанның заманча сәнгатендә әһәмиятле урын тота”, – диде. Ул Ренат Хариска ТР мәдәният министры Айрат Сибагатулинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе Николай Переяслов исә юбилярны партизан-шагыйрь Игорь Григорьев исемендәге медаль белән бүләкләде.

“Ренат Харисның иҗаты да шундый ук сугышчан, аның әсәрләре, сугышчыларыбызның кораллары кебек үк, безне саклый-яклый”, – дип билгеләп үтте ул. Аннан соң сүз алган Ренат Харис тантана кунакларына, залны тутырып килгән тамашачыга рәхмәтен белдерде.

“Бу минем юбилеем гына түгел, ә шушы әсәрнең музыкасын иҗат иткән композитор Эльмир Низамовның да бәйрәме – тиздән ул 30 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Мондый көннәрдә күңелдә рәхмәт хисләре чәчәк ата – гадәттә, Ватанга, әти-әниләргә, остазларга рәхмәт әйтәләр. Ә мин сезгә булган рәхмәтемне төп бүләгем – шигырьләрем аша ирештерәм”, – дип, Ренат Харис үзенең иҗат җимешләре белән уртаклашты.

Шуннан соң Мәскәү тамашачысына “Кара пулат” опера-риваяте тәкъдим ителде. Премьера зур уңыш белән үтте. Опера шактый җылы кабул ителде. Опера-риваять төгәлләнгәннән соң, тамашачылар артистларны, әсәр авторларын һәм режиссер Георгий Ковтунны көчле алкышларга күмде.

Искәртеп үтик: Мәскәүдә "Кара пулат" опера-риваятен күрсәтүне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев