Татар матбугаты
Канаты каерылганнар рухына...
Фәнни яктан өйрәнү, ядкәрләрен барлау, әсәрен сәхнәләштерү, бюстын ачу. Актер, режиссер, педагог, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан, бу көннәрдә Казанда әнә шундый чаралар үткәрелде. Шулай да, шактый еллар исемен дә телгә алырга ярамаган шәхеснең тормышын һәм иҗатын әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе.
Татар театрының кайсын гына алма, репертуарда Кәрим Тинчурин әсәре булмый калмас. Әсәрләре вакыт-вакыт тәнкыйть утына алынса да, алар – теләсә кайсы театрның йөзек кашы. Беренче тапкыр 1926 елда куелган “Зәңгәр шәл”не генә алыйк. Бу – Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчуринның татарның калебен ачкан әсәре. Камал театры аның белән ел саен сезонын башлап җибәрә. Гомумән, бу әсәрне сәхнәләштермәгән театр калмады да бугай инде. Язучы Рабит Батулла әйтүенчә, ул – татарның милли азатлык турындагы әсәре. Сүз уңаеннан, Тинчурин исеме пычратылгач, “Зәңгәр шәл” егерме ел куелмый тора. Ниһаять, драматургның исеме аклангач, 1956 елда янә сәхнәгә менә. Утыз көн буе аншлаг белән бара “Зәңгәр шәл”! Бәлкем моңа качкыннарның берсе булып Илһам Шакировның чыгуы да беркадәр тәэсир иткәндер. Ул имән баганага сөялеп, “Кара урман”ны җырлаганда зал тетрәнеп кала иде, дип искә ала Мәйсәрә ролен башкарган Рауза апа Хәйретдинова. 1956 елгы куелышта уйнаган актерлардан бер Рауза апа гына исән икән инде...
Менә шундый олпат, нахакка рәнҗетелгән шәхесне искә алуны Татарстан Фәннәр академиясе дә, Милли музей да, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да оештырды. Театр фойесында исә Кәрим Тинчурин бюсты ачылды. Аның авторы Рөстәм Габбасов әйтүенчә, бу – иҗади шәхеснең образы. “Мин аны дөнья күләмендә билгеле шәхес итеп чагылдырырга тырыштым, әмма канатлары каерылган шәхес... Шуңа күрә җилдә җилфердәгән шарфы да сыңар гына”, – диде ул.
Кәрим Тинчуринның холкын без хатыны Заһидә апа Тинчурина истәлекләреннән күзаллый алабыз. Бу истәлекләрне Заһидә апа белән сиксәненче елларда танышып, карчыкны тәрбияләүне үз өстенә алган Рабит Батулла язып барган. Нинди булган Тинчурин? Заһидә апа болай сөйләгән: “Тинчурин Миславскийны Казан төрмәсендә юата икән:
– Бу – вакытлы гына хәл, – ди икән.
Атарга алып чыгып киткәндә дә, хәлсез Тинчурин исән калучыларга: “Түзегез, сабыр булыгыз, бу – вакытлыча гына аңлашылмаучылык”,– дип юатырга тырышып бәхилләшә.
– Менә шундый иде ул Тинчурин дигән кеше! – ди Заһидә ханым ачыну һәм горурлык аша”.
Язучының “Мәрҗәннәр” циклыннан “Утыз өч көн” автобиографик хикәясенә нигезләнеп язылган “Соңгы әсәр” спектакле (режиссеры – Рәшит Заһидуллин) исә безгә нинди Тинчуринны ача?
Сәхнәгә тарихи әсәрнең менүе һәрвакыт вакыйгага әверелә. “Соңгы әсәр” исә – Кәрим Тинчуринның тууына – 130, Россиядә Октябрь инкыйлабына – 100, Казанны ак чех легионнарыннан азат итүгә 100 ел тулуга багышланган спектакль. Аның әһәмиятен режиссер Рәшит Заһидуллин болай аңлата:
– “Мәрҗәннәр” повестена тап булуыма бик сөенәм. Ул эчтәлеге җәһәтеннән уникаль. Кәрим Тинчуринны көчле прозаик буларак ачтым. Әсәр тәмамланмаган, ул мәрҗәннәр сыман бер җепкә тезелгән тугыз новелладан тора. Алар аша без Сөләйман Тимербаев атлы яшь кеше язмышы белән танышабыз. Әсәр стиле һәм төзелеше җәһәтеннән – Максим Горькийның “Минем университетларым”, “Утыз өч көн” новелласы Булгаковның “Ак гвардия”сен хәтерләтә. Менә шушы новелла беренче тапкыр сәхнәгә менде. Без драматургның утызлап пьесасын беләбез, алар барысы да төрле театрларда кабат-кабат куелды, ә менә прозасы беренче...
Спектакль беренче күренешләреннән үк ил фаҗигасенең тирәнлеген күрсәтә. Бер генә очраклы әйбер дә юк (рәссам – Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов). Түрдә – кораб (галимә Миләүшә Хәбетдинова моны Дәрдмәнднең “Кораб” шигыренә ишарә дип әйтә), ул урамга да, йорт күренешләренә дә әверелә. Ә иң түрдә – драматургның төрмәдә төшерелгән фоторәсеме. Спектакль төп герой Сөләйманның: “Кешеләр анда үләләр, үтереләләр, көрәшәләр, сугышалар. Ә мин? Кайда минем юлым? Кемнәр соң минем дусларым? Мин кем соң, кем?..” – дип бәргәләнүеннән башлана. Ирексездән син дә кеше язмышы, вакыт, чор турында уйлана башлыйсың. Вакыйгалар бер-бер артлы алмашына. Әле урам күренеше, әле татар зыялыларының җыены, әле Мөселман социалистлары комитеты утырышы, Яңа татар зираты, тикшерүче кабинеты...
Менә шушы күренешләр аша йөз ел элек булган татар дөньясы рухын бирергә тырышканнар. Ә вакыйгаларның ачкычы булырдай сүзләр Хәлил авызыннан яңгырый: “Кораб батканда, яхшыларга да, яманнарга да – бер язмыш”.
Шунысын әйтергә кирәк: инсценировка авторы әсәрдән тайпылмаска тырыша. Бу хакта Миләүшә Хәбетдинова болай дип сөйләде:
– Язучы тарих аренасындагы сәяси көчләрне гуманизм җәһәтеннән бәяли. Рәшит Заһидуллин да автор карашыннан тайпылмый, шул чор атмосферасын чагылдырырга тырыша. Спектакльгә монтажлык хас. Мезансцена күренешләре Тинчурин текстының никадәр кинематографик рухта булуын дәлилли. Безнең алда – уйлап чыгарылган бәян түгел. Геройларда конкрет кешеләрне фаразлап була. Нургали Газизов, мәсәлән, Мөселман социалистлар комитеты лидеры Мулланур Вахитов, Тукмаков – Казан губернасы милли шурасы рәисе Фуат Туктаров ул. Инсценировкадан төшеп калган геройлар да бар. Болар – Мозаффаров (Ильяс Алкин, Хәрби шура лидеры), мулла Габдулла (Габдулла Апанаев).
Шагыйрь Ркаил Зәйдулла исә әсәрне бер яклырак дип бәяли:
– Тарихи әсәргә мөрәҗәгать итү – кирәкле эш, тулаем алганда, спектакльне уңышлы дияргә була. Ләкин бу әсәр совет заманында язылган һәм большевиклар ягынарак авышып иҗат ителгәнлеге сизелә дә. Сөләйман-Тинчурин – мәсләксез герой. Шул ук вакытта уңай күренешләр дә шактый. Бигрәк тә ахырда чыгарылган төп фикер үтемле. Бу – нинди генә режим килсә дә, татар зыялысына җиңел булмаган һәм беркайчан да җиңел булмаячак, дигән фикер.
Сөләйманны башкарган Артем Пискунов гашыйк булучан, дәртле образ иҗат итте. Бигрәк тә лирик күренешләр, хыялдагы бию, Татьяна Тарасовна белән очрашу күренешләре әйбәт килеп чыкты. Ләкин Тинчурин образына төшенеп җиткәнче актерга шактый эзләнергә кирәклеге сизелеп тора. Ә менә Татьяна Тарасовна (Гүзәл Галиуллина) – тулы канлы образ. Оста күренешләрне барлыйбыз икән инде, зират күренешен телгә алмый булмый. Мөҗавир – Харис Хөснетдиновның язучыны беркатлылык белән кабул итүе, аны коткарырга теләп, паспортын бирергә риза булуы, бер караганда, гади, әмма шул гадилеге белән күзгә яшь китерерлек күренешләр булды. Газета сатучы малайлар да (Камилә Галиева, Лилия Камалиева) темплары белән ил корабының нинди борылышта торуын чамаларга мөмкинлек бирде.
Ләкин спектакльдә спиртлы эчемлекләргә шулкадәр басым ясалуы берничек тә акланмады. (Бу хәл Тинчурин театры спектакльләрендә беренче генә түгел). Моңа Ркаил Зәйдулла да игътибар иткән. “Ул чор зыялылары эчмәгән генә түгел, моңа бик начар мөнәсәбәттә булган. Мин моны Хәсән Туфаннан язып калганым да булды”, – диде ул.
Тинчурин нинди кеше булган? Без инде бу сорауга истәлекләргә таянып кына җавап бирә алабыз. Үзенә һәм кешеләргә каршы язылган доносларга кул куймаган шәхеснең бу дәрәҗәдә үк мәсләксез итеп сурәтләнүе акланмый. Әле бит Заһидә апаның истәлекләре дә бар. Алар “Җимерелгән бәхет” (Рабит Батулла) дигән күләмле әсәрдә чагыла. Сүз уңаеннан, бәйрәм чараларында тугрылыгы һәм горурлыгы белән декабрист хатыннарыннан да бер башка өстен Заһидә Тинчуринаның телгә алынмавы да аңлашылмый. Аның тууына да бит быел 120 ел тулган. Кәримнең кабере юк, икебезгә бер кабер булыр, ташка атамның һәм ирем Кәримнең исемен дә язарсыз, дигән васыяте бар һәм ул үтәлгән дә. Заһидә апа каберенә барып, ике олпатка баш ияргә соң түгел анысы. Һәрхәлдә, спектакль уйланырга шактый җим бирде.

Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев