Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Канадада татарларны берләштерүче "Сәләт-Монреаль" клубы төзеләчәк

Канадада “Сәләт-Монреаль” клубы төзеләчәк. Бу хакта "Сәләт" яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова хәбәр итте.
Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль иҗат потенциалын ачу һәм үстерү берләшмәсе "Сәләт" йортында журналистлар өчен матбугат очрашуы узды. Очрашу вакытында Канадада «Сәләт-Монреаль» сменасының нәтиҗәләре хакында бәян ителде. Очрашуда Канадага барган команданың төп вәкилләре: "Сәләт" яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, “Сәләт” клубы президенты Игорь Смирнов (өлкән әйдаман), сәлкеш Энҗе Әхмәтҗанова һ.б. катнашты.
 
П/к, посвященная подведению итогов Международной профильной смены “Селет - Монреаль"
“Сәләт-Монреаль проектына бер ел дәвамында әзерләнгән идек, - ди Айгөл Габдрахманова. – Аны тормышка ашырырга булышкан өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтәсебез килә. Чөнки бу проект аның ярдәме белән оештырылды. Атлантик океан аланында беренче тапкыр "Сәләт" аланы узды. Бу безнең милләт өчен тарихи вакыйга. Анда яшәгән милләттәшләрне, ватандашларны җыеп, алан уздырдык. Монреальгә зур конкурс аша Татарстаннан биш кенә сәлкеш узды. Шулай ук Канада, Чехия, Америкадан да балалар катнашты. Җәмгысе безнең лагерьда 150 ләп кеше ял итте.
П/к, посвященная подведению итогов Международной профильной смены “Селет - Монреаль"
“Әйдәман булып барырга теләк белдергән 200 кешедән нибары 6 сы гына сайланды, - ди “Сәләт" клубы президенты Игорь Смирнов. – Ун көнгә сузылган ялның бер мизгелен дә бушка уздырмадык. Программа бай һәм эчтәлекле булды. Сабан туе, аулак өй, төрледән-төрле мастер-класслар оештырылды. Балалар татар телен яхшы белә. Башлыча 80 процент аралашу татар телендә, 20 проценты инглиз телендә узды. Халык җырлары, биюләр, курайда уйнарга өйрәнү, татар теле үзенчәлекләре турында да мәгълүматлар бирелде. Мөгаен, Сабан туе бәйрәмен балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә хатирәләрендә озак сакларлар. Бигрәк тә катыктан тәңкә эзләү ярышында барысы да яратып катнашты”.
П/к, посвященная подведению итогов Международной профильной смены “Селет - Монреаль"
2-12 август көннәрендә булып узган “Сәләт-Монреаль” халыкара уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагерында  Канада да яшәүче "Сәләт" ветераннары белән дә очрашулар оештырылган. Әлеге проект "Сәләт"нең географиясен һәм катнашучыларын үстерә, чын татар мохите тудырырга, гореф-гадәтләрне яңартырга, Америка континентында татарларны берләштерергә ярдәм итә ди, лагерь җитәкчеләре.
П/к, посвященная подведению итогов Международной профильной смены “Селет - Монреаль"
Журналистлар белән очрашу вакытында, кайчандыр “Сәләт”тә танышкан, гаилә корган, хәзер Канада да гомер итүче Алимә һәм Марат Сәләхетдиновлар белән видео элемтә оештырылды. Әлеге гаилә  “Сәләт-Монреаль” сменасын оештырырга ярдәм иткән.
Бүгенге көндә “Сәләт-Монреаль” клубын активлаштырып җибәрү буенча гамәлләр башкарыла. Хәзерге вакытта  төрле җирләрдә "Сәләт"нең 20 дән артык клубы эшләп тора.  Сәләттәгеләр өчен чикләр юк. Сәләт иленең максаты – Җир шарында татарлар яшәгән һәр төбәкне колачлау.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев