Татар матбугаты
Камил хәзрәт Сәмигуллин Зөлхиҗҗә ае башлану уңаеннан котлавын җиткерде
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Зөлхиҗҗә ае башлану уңаеннан котлау сүзләре ирештерде.
"Бисмилләхир-рахманир рахим!
Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Иртәгә Аллаһы Тәгалә ﷻ тарафыннан аеруча мөбарәк дүрт айның берсе - Зөлхиҗҗә ае җитә.
Зөлхиҗҗә - хәрәм айларның берсе: Аллаһы Тәгалә ﷻ бу вакытта сугышлар, ызгышлар, кан коюларны тыя. Зөлхиҗҗәнең беренче ун көне аеруча әһәмиятле булып санала. Алар Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте белән тулган көннәр һәм аны гыйбадәттә үткәрү тиешле. Мөбәрак Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көнен, бигрәк тә Гарәфә көнен, ураза тотып үткәрү – хаҗ кылучылардан тыш, калган барлык мөселманнар өчен иң яхшы эшләрнең берсе булып тора.
Аллаһы Тәгалә ﷻ барчабызга Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләребезне арттырырга насыйп итсә иде, һәркайсыбызны хәрәм эшләрдән саклап, кылган игелекләребезнең савабын арттырса иде!", - диелгән Татарстан мөфтие котлавында.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев