Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә ия булды

Әлеге премия Хәлим Җәләловка балалар әдәбиятын үстерү өчен һәм "Әкиятләр" китабы өчен бирелгән. 1996 елда Татарстан язучылар берлеге идарәсе карары белән Абдулла Алиш исемендәге бүләк булдырылган иде. Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә. Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, аның беренче лауреатлары – татар балалар әдәбияты классиклары Ләбибә Ихсанова һәм Шәүкәт Галиев. 1997 елда премиягә Роберт Миңнуллин һәм Рөстәм Мингалимнәр лаек булды. 1998 елда премия Хәкимҗан Халиковка бирелде. 1999 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгучы «Сабантуй» газетасы бу премия лауреаты булды. 2000 елгы лауреатлар - Ләбиб Лерон белән Рәшит Бәшәр; 2001 ел - Җәүдәт Дәрзаман; 2002 ел - Роза Хафизова һәм Галимҗан Гыйльманов; 2003 ел - Илсөяр Сөнкишева һәм Рафис Корбанов; 2004 - Мәрзия Фәйзуллина, Йолдыз, Татарстан Республикасының «Мәгариф» милли нәшрияты; 2005 - Әнәс Хәсәнов, Энҗе Мөэминова, «Салават күпере» журналы; 2006 ел - Равил Рахмани) – «Ялкын» журналы, Татарстан китап нәшрияты; 2007 ел - Алмаз Гыймадиев; 2008 ел - Вакыйф Нуриев, «Әкият» татар дәүләт курчак театры; 2009 ел - Бикә Рәхимова; 2010 ел - Дания Гайнетдинова, Мөҗаһит Әхмәтҗанов; 2011 ел - Фәнис Яруллин, Фарсель Зыятдинов; 2012 ел - Нәкыйп Каштанов; 2013 ел - Солтан Шәмси; 2014 ел - Хәбир Ибраһим; 2015 ел - Фәйрүзә Мөслимова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев