Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Калеб. Яңа дулкын" проектының икенче этабына 10 яшь иҗатчы үтте

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрның Кече сәхнәсендә “Калеб. Яңа дулкын” проекты яшь шагыйрьләрнең бәйгесен оештырды. Гыйнвар аенда үтәчәк “Калеб. Яңа дулкын” проектының икенче этабындагы шигъри спектакльдә катнашу өчен 17 яшь иҗатчы ярышты. Шуларның бары 10 сы гына кырыс жюри сынавыннан уза алды.

“Яңа дулкын” проектының эчтәлеге яшь, талантлы иҗатчыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту, сәхнәгә чыгарып, яшьләргә тәҗрибәле шагыйрьләрнең, сәнгать әһелләренең киңәшләрен ирештерү.

“Шагыйрьләрдә дә хәзер халыкка шигырь кирәкми дигән сүз бар. Бүген без буын арты буын шагыйрьләрне беләбез. Алтмышынчы елда Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллиннар, аннан соң Зөлфәт, Мөдрис Əгъләмнәр дәвамчанлык булып бара. Шуннан соң Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратлар буыны килде. Алар Рәмис Аймәт, Эльмира Җәлилова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Эльвира Һәдиева буыны белән алмашынды”, - дип сөйләде оештыручыларның берсе шагыйрә Луиза Янсуар.

Ул чараның әһәмиятен яңа килгән тулы плеада яшь иҗатчыларын күрсәтү дип билгеләде. “Калеб. Яңа дулкын” проектын оештыручылар һәр яшь шагыйрьнең характерын күрергә, аларның иҗатларындагы төп теманы аерып чыгарырга омтылган.

“Яңа дулкын”ның беренчесе сайлап алу туры форматында узды. Кичә дәвамында 6 остаз 17 яшь шагыйрь арасыннан иң сәләтлеләрне сайлады.

Жюрида остазлар ролендә шагыйрь, язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов, рәссам Булат Гыйльванов, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, язучы Фәүзия Бәйрмова чыгыш ясады.

Чарада иң элек һәр аерым яшь шагыйрьнең бер әсәрен Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Илнар Низамиевлар башкаруында ишетеп булды. Аннан соң яшь иҗатчы үзе чыгып икенче бер шигырен укып күрсәтте.

Луиза Янсуар әйтүенчә, һәрбер актер үзенең тоткан дәрәҗәсенә, яшенә карамый әлеге проектта бик теләп катнашкан.

Яшь шагыйрьләр буларак проектта Алсу Сәлахова, Гөлзилә Гафурова, Гүзәл Закирова, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Наилә Фәйзрахманова, Эльвира Рәфыйкова, Регина Газизҗанова, Ләйлә Хәбибуллина, Римма Фәррахова, Эльнар Байназаров, Алинә Галиева, Ландыш Салихова, Алия Әбрарова, Рузилә Әмирова, Зөлфия Ибләминова, Гөлүсә Шиһапова катнашты.

Жюри әгъзалары иҗатчыларның яшь булуларына карамастан, аларның әсәрләренең төзелешенә, эчтәлек тулылыгына, образлылыкка, темага игътибар иттеләр. Фәүзия Бәйрәмова аеруча милли теманың әһәмиятен аерып чыгарды. Шагыйрә Илсөяр Исханова шигырьләрнең образлылыгына игътибар юнәтте.

17 иҗатчыдан бары 10сы гына кырыс жюри сынауларын уза алды. Алар Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фәррахова, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рәфыйкова.

Бу бәйгедә җиңеп чыкканнар гыйнварь аенда "Калеб"нең чираттагы җыелышында шигъри спектакльдә көч сынашачак дип планлаштырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев